Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач уртасында «серле» объект (фото)

Балтач бистәсенеӊ нәкъ уртасында, район башкарма комитеты урнашкан бинадан ерак булмаган «Нур» супермаркеты һәм «Экономстрой» кибетләре урнашкан бинага өстәп төзелеш алып барыла.

Зәвыксыз һәм янындагы бина белән берничек тә тәӊгәл килмәгән бу өстәмә бик күӊелсез булып тора. Халык сүзендә монда, имеш кафе булачак икән. Мондый төзелешләр, бигрәк тә үзәктә, район башкарма комитетеныӊ төзелеш эшләре һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге хәер-фатихасыннан башка төзелмидер, дип белешергә бүлек җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән элемтәгә чыктык.
Кызганыч, үзәктә нинди төзелеш алып барылуы турында ул да хәбәрдар булып чыкмады. «Бина хуҗасына рәсми хат-сорау җибәрдек, җавап алынуга хәбәр итәрбез», - дип тәмамлады сүзен иптәш Сәгъдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250