Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач юлларын тулысынча тиешле таләпләргә китереп бетерү сорала

28нче август көнне республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү темасы буенча үткәрелгән видеоконференция режимындагы утырыштан юллары тиешле таләпләргә җавап бирмәгән район һәм шәһәрләр исемлеген санадылар, кызганыч, ул исемлектә Балтач та бар.

Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе, Юл иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров һәм Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов алып барды. Шамил Гафаров: "Балаларның юлларда һәлак булуы - тиешенчә эшләмәвебез нәтиҗәсе. Юлда фаҗигагә юлыккан һәр кеше безнең намуста кала..." дип белдерде.

Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, юлларны тәртипкә китерергә: тиешле юл билгеләре урнаштырырга, сызыклар сызарга, юл өслеген төзекләндерергә кирәк. Бигрәк тә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр янәшәсендәге юлларга игътибар зур булырга тиеш. Балаларны йөртүче автобуслар да "иләк аша" уздырыла. Автобус йөртүчеләргә таләпләр бермә-бер катгыйланган. Автобуста видеорегистраторлар булу да мәҗбүри.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, муниципаль берәмлекләр карамагындагы юллар чокырлы-чакырлы, кайбер урыннарда сызыклар дөрес сызылмаган, яктырту җитми, юл аркылы чыгу - кичү урыннары тиешенчә эшләнмәгән. Шул рәвешле административ хокук бозу фактлары буенча эшләр кузгатылган. Моннан тыш, юлларда күтәртмәләр ясалу һәм буяп куелу, шулай ук кисәтүле юл билгесе булдыру - төп бурычлар итеп куелды. "Зебра тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгәнгә күрә юлларда үлем-китемнәр артканнан-арта. Уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара, юлларга балалар чыгачак. Тиз арада юллар тиешенчә эшләнеп бетсен!", дип бу эшләрне тизрәк төгәлләү бурычы куйды ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы.

Үрнәк булырдай җәяүле кичүе, ягъни зебра ерактан "кычкырып" торырга тиеш: ак һәм сары төсләргә буялырга, янәшәдә кисәтүле юл билгесе дә булырга һәм аның милли стандартларга туры килүе дә шарт. Бу исәптән, Балтач районында юл кичүләре һәм күтәртмәләр булган урыннарда җитешсезлекләр булуларын искәртеп үттеләр. Әлеге төгәлсезлекләр район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров контроленә алынды.
Утырышта катнашкан бу мәсьәләләргә турыдан-туры бәйле булган оешма һәм идарә җитәкчеләренә тиз арада эшләрне тәмамларга дигән йөкләмә бирелде. Әлеге көнүзәк мәсьәләләргә мәктәп коллективларының һәм шулай ук әти-әниләрнең җитди карашы һәм контроле кирәк. Аларның зур игътибарлы булулары, балаларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен тәэмин итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250