Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар, дуӊгызга табынмыйк

Татарстанның Нурлат районындагы җиде авылда дуңгыз чумасы ачыклануы аркасында 426 дуңгызны яндырып юк иттеләр. Хуҗалыкларга китерелгән матди зыян 2,5-3 миллион сумга бәяләнә. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Нурлат районы хакимияте ничә...

Татарстанның Нурлат районындагы җиде авылда дуңгыз чумасы ачыклануы аркасында 426 дуңгызны яндырып юк иттеләр. Хуҗалыкларга китерелгән матди зыян 2,5-3 миллион сумга бәяләнә. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Нурлат районы хакимияте ничә килограмм дуңгыз юк ителүен санаган, компенсация түләү өчен документлар әзерләп, аларны Татарстан Министрлар Кабинетына юллаган.
"Терлек хуҗаларына бу проблеманы аңлап кабул итүләренә рәхмәт. Кешеләр күз яшьләре белән елады, шулай да күрше районнар, республиканың һәм төбәкләрнең иминлеге дә аларга бәйле булуын аңлады. Татарстанда ярты миллионга якын дуңгыз исәпләнә, әгәр дә инфекция таралса, без терлекчелекнең бу тармагын югалтачакбыз. Хәзер хуҗаларга килгән зыянны каплар өчен 2,5-3 миллион сум акча кирәк булачак", - дип сөйләде Александр Козлов.
Хәзерге вакытта республикада карантин бетерелде, ләкин аның таралу куркынычы юк түгел. Куркыныч вирус башка территорияләрдән яки авыру хайваннар, дуңгызчылык продуктлары аша үтеп керергә мөмкин, дип кисәтә Баш ветеринария идарәсе белгече.
Карантин чорында аучылар республикада 137 кабан дуңгызын аткан, аларның берсендә дә вирус табылмаган.
Районда дуӊгыз асраучы авылларда халык җыеннары булып узды. Анда да, бу әфәт килсә, зыяны бик зур булачагын аӊлатып уздылар. Арзанга кызыгып, чит җирләрдән дуӊгызлар алу бөтенләй булмаска тиеш. Мөмкин булса, шәхси хужалыкларда башка төрле хайваннар асрарга күчәргә кирәктер.
Фото: krestianin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250