Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар электрон түләүләрдән тиешенчә файдаланмыйлар

Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Коммуналь түләүләрне, кредитларны, штрафларны, телефон өчен һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкару киңрәк кулланыла бара, хәзер күпләр шушы төр хезмәттән файдалана. Бу бердән уңайлы, вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: "Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре әлеге системадан уңышлы гына файдаланып киләләр. Биредәге һәр белгеч түләүләрне электрон вариантта башкара. Шушы ук системага киләчәктә районның башка оешма-учреждениеләрен дә җәлеп итү кирәк булачак. Бу - заман таләбе. Электрон түләүләрнең уңайлы һәм тиз арада башкарылуына халыкны ияләндерергә кирәк", - дип белдерде.

Тик кызганыч, республика буенча ясалган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, безнең районда бу төр хезмәттән файдаланучы клиентлар күп түгел. Уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда Балтач районы лидерлар рәтендә юк. Хәтта, кайбер оешмалар электрон хезмәтләрдән бөтенләй файдаланмый. Районның бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, үткән айда нибары 239 гражданин түләүләрен электрон формада башкарган. Соңгы айлардагы күрсәткечләрдә үтәлеш май аенда 9,5 % , ә июньдә 8,6 % кына тәшкил итә.

Почта яки банклар аша түләгәндә өстәмә рәвештә, суммасына карап, акчалар тотып калына. Ә электрон түләүләрне башкарганда өстәмә процентлар алынмый, халык тиешле сумманы гына түли - шул хакта да онытмасагыз иде.

Хәзер халыкның күпчелегендә пластик карта бар, инфомат, интернет, телефон аша түләргә мөмкин, өйдән чыгып йөрисе дә юк. Өстәвенә, су, газ, ут, коммуналь түләүләр, балалар бакчасына, кредит - һәммәсе өчен түләп була. Тик бер мөһим шарты бар - түләүләрне банк картасында акча булганда гына түләүләрне башкарырга була. Вакыт узу белән без барыбыз да электрон җайланмалар аша түләүгә күчәчәкбез, иртәрәк файдалана башласак, үзебез өчен яхшырак булачак.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250