Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлыларны 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары өчен тавыш бирергә чакырабыз

29нчы июль көнне район башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә сүз яңа 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгында Казан күренешләре урын алсын өчен республика халкы һәм читтә яшәүче милләттәшләребезнең актив рәвештә тавыш бирүләрен оешту турында сүз барды.

Мәгълүм булганча, россиялеләр тарафыннан Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталарында шәһәрләр һәм символлар күренешләрен сайлау буенча конкурс уза.
Ләкин моны Россия халкы үзе хәл итәчәк. Шунысы мөһим: Казаныбызның Кремле һәм КФУ (элеккеге КГУ) бинасы күренешләре дә яңа төр 200 һәм 2000 сумлык купюраларда чагылыш табарга мөмкин. Татарстанлыларның, шул исәптән балтачлыларның да, игътибарын Казан символлары арасыннан бары тик - Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты өчен тавыш бирүнең уникаль мөмкинлек булына юнәлтәбез.
Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев:
- 28 июль көнне тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнде. Һәр катнашучы бер объект һәм дүрттән артмаган символ өчен тавыш бирә алды. Иң күп тавышны Казан Кремле һәм КФУ күренешләре яулады. Аларның Казан символлары булуын һәркем белә. Ике объект та башкалабыз тарихы белән бәйле. Купюраларда үз шәһәребезне күрү безнең өчен горурлык һәм дәрәҗә булачак. Бу дөнья базарында, ил икътисадында, туристларны күбрәк җәлеп итүдә әһәмиятле роль уйный. Моның өчен татарстанлыларга һәм читтә яшәүче милләттәшләргә тырышырга гына кирәк.
5-30 августта үткәреләчәк икенче этабында «Иҗтимагый фикер» фонды 6 мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Аның нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм аларга кагылышлы 20 символ билгеләнәчәк. Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында ачыклана. Ул вакытта «Твоя-Россия.рф» сайтында, яки федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп булачак. Бәйгедә Facebook, «ВКонтакте» яки «Одноклассники» cоциаль челтәрләре аккаунтын кулланып, яки кәрәзле телефон аша теркәлү узып тавыш бирергә дә мөмкин, - дип белдерде.
Хөрмәтле райондашлар, сезне 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары өчен тавыш бирергә чакырабыз. Үзебез яулап алган җиңүне кулларда тотарга язсын! Нәтиҗә 7 октябрьдә билгеле булачак. Ашыгыгыз, сезнең тавыш бик мөһим!
Фото: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250