Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның ямьле табигать кочагы (+фоторепортаж)

Балтач бистәсенең өске урамында салынган йортларның урам башында агачлыклар бар. Көннәрдән беркөнне ул агачлыкларны үзем дә барып күрдем һәм биредәге табигатьнең гүзәллегенә таң калдым.

Әкияттәге Кырлай урманыннан ким түгел... Урманында чыршысы, нараты, гөләп, сыбызгы куаклары. Артышы...ак чәчәккә күмелгән җир җиләге... Таудан аска сукмак төшә... шул сукмак буйлап син дә атлыйсың... Бераз өркетә, әмма табигатьнең гүзәллеге, серлелеге үзенә йота... Атлый торгач, елга ярына җитәсең...Тирән ергананак, аста чылтырып елга ага... Күзгә тимер култыксалы күпер ташлана... Бу бит шушы як урамга күченеп яши башлаучылар көче белән салынган күпер... Елга төбендә чишмә ага...торбалардан шаулап бәрә... Күзгә агачлар арасында утырган күркәм йорт ташлана...Нәкъ әкияттәге кебек серле, кемнеке икәнлеге дә билгесез...

Читтән караганда гына бер агачлык булып күренгән урман эчендә әнә ниләр бар икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250