Балтачта халыкта канәгатьсезлек тудырган вышка калырмы, алынырмы?! (+фото)
13 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелелегендә районда четерекле мәсьәләне күтәргән киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Балтач бистәсенең Космонавт урамында мех әйберләр фабрикасы ишек алдына чираттагы кәрәзле элемтә вышкасы куюга каршы булган җирле халыктан кергән хат каралды.
Халыкны борчуга салган мондый эчтәлектәге хатка җавап бирү йөзеннән үткәрелгән киңәшмәгә чакырылучылар арасында Казаннан ук кайткан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең күзәтчелек бүлеге баш белгече, эксперт Фәния Фоат кызы Хисамова һәм шушы ук идарәнең Арча, Биектау территориаль бүлегенең Балтач районы өчен җаваплы белгече Фәния Мөхәммәт кызы Сабирова, район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, районның "Росреестр" идарәсе белгече Диләрә Зарипова, район башкарма комитетының юридик бүлек мөдире Раил Мостафин, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев һәм башка җитәкчеләр дә бар иде.
"Росреестр" идарәсе белгече Диләрә Зарипова: "Нигезле һәм зур фундаменты булмаган объектларга район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлегеннән төзелеш алып бару өчен рөхсәт алырга кирәк түгел!" дип искәртте.
Ә "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күзәтчелек бүлеге баш белгеч-эксперты Фәния Хисамова: "Тик шулай да вышканы утыртканчы иң элек санэпидеомология үзәге тарафыннан расланган бәяләмә булу шарт. Шул документ булмый торып, вышканы куярга, антенналарны урнаштырырга, аларны элемтә чыганагына тоташтырырга һәм файдаланырга рөхсәт ителми. Зур шәһәрләрдә мондый төр антенналар, санитар нормаларны бозмаган очракта, күп катлы торак йортларның яки биналарның, мәдәният йортларының түбәләренә үк тә куела. Мәгълүмат кабул итү һәм тарату җиһазы тиешле таләпләр буенча урнаштырыла, ул бер юнәлештә генә бара. Электр магнитлы нурланышны тикшерү максатыннан экспертиза нәтиҗәләре ясала. Шулай ук лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре дә булу шарт. Бу очракта белгечләр вышкадан тарала торган элемтә дулкынының таралу ешлыгын һәм нурланышның радиусын тикшерү максатыннан якын-тирәдә яшәүчеләрнең өйләренә кереп тикшерү үткәрергә дә мөмкиннәр. Бу хакта гражданнар белеп торсыннар иде.
Халык нигездә, бу антенналар сәламәтлеккә зыян сала, нурланыш тарата дип курка. Әйе, ләкин хәзерге антенналар заманча яңа төр технологияләр белән җиһазландырыла. Алар элеккегеләре кебек үк куркыныч тудырырлык дәрәҗәдә зарарлы түгел. Күпкә сыйфатлырак. Нурланыш ягына килгәндә, цивилизация алга киткән саен нурланыш таратучы приборлар артканнан-арта бара. Безнең өйдәге электр җиһазларының барысы да нурланыш тарата. Кәрәзле телефон, компьютер, телевизор, кыска дулкынлы мич һ.б. Бу антеннаның зыяны кыска дулкынлы мич эшләгәндә бүленеп чыккан нурланыш белән бер төсле үк дәрәҗәдә.
Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина да хатта күтәрелгән мәсьәләгә ачыклык кертеп, Балтач бистәсендә булган берничә вакыйганы мисал итеп китерде. Узган елларда үзәк ашханә һәм итек цехы янәшәсенә куелып, бераздан соң алынган вышкаларның алыну сәбәпләрен аңлатып үтте. "Вышка куюда файдаланыла торган җир документлары тәртиптә булмау сәбәпле, тикшерүләр барышында җирне рәсмиләштерүдә закон бозу очраклары, таләпләр үтәлмәү ачыкланды һәм суд аша ул вышкалар аннан алынырга мәҗбүр булды", диде.
Киңәшмә азагында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров комиссия вәкилләре белән уртак фикерләшкәннән соң район башкарма комитетының юридик бүлек мөдире Раил Мостафинга бу мәсьәләне хәл итү өчен өстәмә тикшереп Карар кабул итүне суд органнары аша башкарырга дигән күрсәтмә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев