Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта күпер төзекләндерелде

Җәй башында редакциябезгә үзәк хастаханәгә бара торган юлныӊ, «Ислам нуры» мәчете янында урнашкан күпере, йөрмәслек хәлгә килүе турында хәбәр иткәннәр иде. Дөрестән дә, җәяүлеләр юлыннан йөрерлек булмагач¸ хастаханәгә баручылар хәтта бала арбасы тартып олы юлдан йөрергә мәҗбүр булдылар. Бу мәсьәлә район башлыгы Рамил Нотфуллин югарылыгында күтәрелде, бистә башкарма комитет җитәкчесе...

Җәй башында редакциябезгә үзәк хастаханәгә бара торган юлныӊ, «Ислам нуры» мәчете янында урнашкан күпере, йөрмәслек хәлгә килүе турында хәбәр иткәннәр иде. Дөрестән дә, җәяүлеләр юлыннан йөрерлек булмагач¸ хастаханәгә баручылар хәтта бала арбасы тартып олы юлдан йөрергә мәҗбүр булдылар. Бу мәсьәлә район башлыгы Рамил Нотфуллин югарылыгында күтәрелде, бистә башкарма комитет җитәкчесе Илдар Габдрахмановка эшләтүнеӊ юлларын табарга кушылды. Ул үз чиратында Балтач юл-төзү һәм ремонтлау бүлеге җитәкчесе Рашит Ильясовка мөрәҗәгать итә. Мөмкинлеге булганда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга торган җитәкче бу юлы да халык соравын якын кабул итә. Нәтиҗәдә, оешма хисабыннан бу күпер төзелде, тиешле урынына вак таш та түшәлде. Мәчеткә көндәлек бу юлдан йөручеләр дә бу җитәкчегә үзләренеӊ рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250