Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта референдумга әзерлек бара (фото)

Бүген җирлек башлыклары, аларның урынбасарлары һәм сайлау комиссиясе рәисләре, сәркатипләре катнашында җыелыш узды. Көн тәртибендә референдумны үткәрү мәсьәләсе каралды.

20 ноябрьдә районның барлык сайлау участокларында гражданнарның үзара салымга кагылышлы сораулар буенча референдум үткәреләчәк. Үз җирлеге территориясенә аерым бер максат өчен билгеле бер суммада акчалата өлеш чыгарырга әзерме - референдумда һәр җирлек халкы әнә шул сорауга җавап бирергә тиеш.

Җирлекләрне төзекләндерү, матурлау мәсьәләләрен хәл итү өчен 18 яшьтән өлкән булган гражданнарны 20 ноябрь көнне референдумда актив катнашырга чакырабыз. Ул көнне 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр сайлау участокларында тавыш бирергә мөмкин булачак. Әмма бу көнне районыбызның һәр кешесе дә теге яки бу сәбәпләр аркасында сайлау участокларына килә алмаска мөмкин. Шуңа да андыйларга 19 ноябрьгә кадәр алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250