16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
”Моңа кадәр кешедән сорамадым”
Балтач районының Шода авылына башка йомыш белән барган идек. Юлдашым - район социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Гүзәл Кәлимуллина: "Килгән килеш безнең карамакта булган Нурҗиһан апаның да хәлен белеп чыгыйк әле, бик тә гыйбрәтле язмышлы әбиебез ул безнең. Үзе бик булган, тырыш, ялгышып та беркемнән, бернәрсәдән зарланмас", - дип кызыктырды.
-
Үгез пенсионер хатынны сөзеп үтергән
Фаҗига Татарстанның Биектау районында булган. Бакчасына кергән мал-туарны куарга чыккан пенсионер хатын-кызны үгез сөзеп үтергән.
-
Район салым инспекциясе физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне" үткәрә
18-19 ноябрь көннәрендә район салым инспекциясендә салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" үтәчәк.
-
Гимназия укучылары – “Экопатруль” җиңүчеләре
15 ноябрь көнне Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мәктәп укучылары арасында "Экопатруль" конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
Балтачта балалар спартакиадасы узды
"Балтач" спорткомплексы бу көннәрдә балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Чөнки биредә балалар бакчалары арасында спорт ярышлары булып узды.
-
Балтачта референдумга әзерлек бара (фото)
Бүген җирлек башлыклары, аларның урынбасарлары һәм сайлау комиссиясе рәисләре, сәркатипләре катнашында җыелыш узды. Көн тәртибендә референдумны үткәрү мәсьәләсе каралды.
-
Балтач гимназиясендә салым җыю инспекциясе хезмәткәрләре?!
15нче ноябрь көнне 10нчы номерлы районара салым җыю инспекциясе хезмәткәрләре Балтач гимнязиясендә дәрес үткәргәннәр.
-
“Факел” аулак өйгә җыя
18 ноябрь көнне "Факел" яшүсмерләр клубында "Аулак өй" киче уздырыла.
-
“Хезмәт”ле булсын һәркем
"Хезмәт"кә язылырга санаулы гына вакыт калып бара. Райондашларыбызны "Хезмәт"сез калдырмас өчен булган бар мөмкинлекне дә файдаланырга тырышабыз.
-
Көрәшчеләребез призлы урында (фото)
Республикабызда 2016 елның соңгы көрәше тәмамланды. "Ак Барс" көрәш сараенда узган Татарстан беренчелеге безнең өчен иң истәлеклесе булып калыр, мөгаен. Бик зур җиңү яуладылар, ир-егетләребез.
-
Кайсыгыз сагынмый, әйтегез...
Безнең балачак бик бәхетле елларга туры килде. Хәер, бүгенге заман баласы да бәхетле. Әмма алар клубларда зур экраннар аша яхшылыкка, матурлыкка өндәүче, тәрбияви әһәмияте чиксез зур булган һинд, сугыш киноларын, балалар өчен фильмнарны тамаша кылудан мәхрүм.
-
Эшенә карап бәясе – җирлекләрдәге үзара салым күләме
20 ноябрь көнне референдум үткәрелә, ул көнне һәр райондашыбызны (балигъ булмаган балаларны кертмичә) тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
-
Мансур Хәсбиуллин: “Безне дә онытмыйлар”
11 ноябрь көнне "Сельхозтехника" кафесында полиция хезмәткәрләре көне уңаеннан, зур бәйрәм оештырылды.
-
Раилә Исрафилова – “Кояшлы балачак” бәйгесе җиңүчесе
Бөрбаш балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Раилә Исрафилова республика күләм "Кояшлы балачак" иҗат бәйгесе җиңүчесе булды.