18-19 ноябрь көннәрендә район салым инспекциясендә салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" үтәчәк.
Райондашларыбыз 18е (җомга) көнне 8.00-20.00, ә 19ы (шимбә) көнне 10.00- 15.00 сәгатьләргә кадәр салым инспекциясенә килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алачак.
Салым инспекциясе белгечләре җир, мөлкәт, транспорт салымнары хакында тулы мәгълүмат бирә, ташламалар белән таныштыра. Теләге булганнар шунда ук салымнарны түләү буенча интернет-сервис аша үзенең "шәхси кабинеты"н булдыра алачак.
"Ачык ишекләр көне"нә килүчеләрнең үзләре белән документлары булу таләп ителә. Хөрмәтле райондашларыбыз, Сезне көтеп калабыз!
Нет комментариев