Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләребез призлы урында (фото)

Республикабызда 2016 елның соңгы көрәше тәмамланды. "Ак Барс" көрәш сараенда узган Татарстан беренчелеге безнең өчен иң истәлеклесе булып калыр, мөгаен. Бик зур җиңү яуладылар, ир-егетләребез.

Аллага шөкер, югалткан позицияләребез әкренләп кайтып килә.Чыннан да, соңгы бер мәлдә көрәшебезгә бөтенләй диярлек игьтибар беткән иде. Татарстанның Көрәш федерациясе алып барган рейтингта 2014 елда 11 нче урында булсак,узган ел исә икенче булдык, быел исә ел буе барган 8 ярыш нәтиҗәсе буенча мактаулы өченче урынны саклап кала алдык.
Ярышларыбыз да елдан-ел дәрәҗәлерәк уза башлады дисәм дә, ялгыш булмас. Шуңа игътибар бирдем әле, башка елларда ярышларыбызга да төрле сәбәпләр аркасында министрларның урынбасарлары гына килә торган иде, монысында якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовның үзе килеп ярышларны тамаша кылуы егетләребезгә бермә-бер көч бирде, ахрысы. Аннан район җитәкчелегенең дә ярышлардан соң егетләребезне үзенә чакырып, һәр ярышка үзенчә якын килеп нәтиҗә ясау, егетләребездә көрәшкә карашны тагын да үзгәртте диясе килә. Әле менә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган ярышлардан соң, район башлыгы Рамил Нотфуллин егетләребезне ашханәгә җыеп, күңелле итеп бәйрәм иттереп, аларның үзләренең уй-фикерләрен дә тыңлаган иде. Хәтта сөйләшү вакытында район башлыгы егетләребезгә үзеннән торганның барысын да эшләячәген ышандырып, берникадәр стимул да өстәгән иде. Аларга ничек тә алдагы ярышларда призлы урынга керү максатын да куйды ул.
Аллага шөкер, максатка ирештек. Районыбыз, Яңа Савин, Теләче командаларыннан гына калышып өченче булды. Шәхсән минем үземә дә бу ярышларны Көрәш Сараена барып чын күңелдән карап утыру бәхете тәтеде бу юлы. Сүз дә юк, матур көрәште, егетләребез. Аларның беренче әйләнештән тулы команда булып икенче әйләнешкә чыккан чактагы кичерешләрен сөйләп бетерерлек түгел. Беренче әйләнештән соң җиңү теләге бермә-бер арта инде ул егетләребездә. Аннан, команда составындагы 10 көрәшчедән тыш, тәҗрибәләрен арттыру максатыннан районыбыздан 5 егетне өстәмә алып барган идек. Башка районнар өчен бил алышып, алар да үзләренә берникадәр тәҗрибә тупладылар. Инде шәхси беренчелеккә килсәк, 80 килограмм үлчәү авырлыгында Раушан Зарипов өченче булса, 130 килограмм үлчәү авырлыгында Фердинанд Вәлиев икенче булды. Рәхмәт, егетләр, куандырдыгыз!
Фото: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250