15 ноябрь көнне Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мәктәп укучылары арасында "Экопатруль" конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Быел әлеге бәйге икенче тапкыр оештырылды. Конкурска барлыгы биш меңнән артык фото килгән. Укучылар табигатьне саклау законнары үтәлмәвен, санкцияләнмәгән чүплекләр, чүп өемнәре өчен борчылуларын шул рәвешле экологларга ирештергән.

Нет комментариев