Бүген җирлек башлыклары, аларның урынбасарлары һәм сайлау комиссиясе рәисләре, сәркатипләре катнашында җыелыш узды. Көн тәртибендә референдумны үткәрү мәсьәләсе каралды.
Җирлекләрне төзекләндерү, матурлау мәсьәләләрен хәл итү өчен 18 яшьтән өлкән булган гражданнарны 20 ноябрь көнне референдумда актив катнашырга чакырабыз. Ул көнне 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр сайлау участокларында тавыш бирергә мөмкин булачак. Әмма бу көнне районыбызның һәр кешесе дә теге яки бу сәбәпләр аркасында сайлау участокларына килә алмаска мөмкин. Шуңа да андыйларга 19 ноябрьгә кадәр алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.
Нет комментариев