Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Яңа елга әзерлек башланды

Яңа елга аяк басарга да бер ай вакыт калып бара. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән, район үзәгендә Яңа ел бәйрәмен уздыруга әзерлек чаралары башланып китте.

Иң беренчеләрдән булып, берничә көн элек «Саклык банкы» бинасында чыршы бизәп куйдылар, «Балтач» ял паркында үзәк чыршы да сафка басып килә. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә дә чыршылар, уенчыклар сатыла башлады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров боерыгы нигезендә, бер атна дәвамында - 7 декабрьгә бистә урамнары бизәлеп беткән булырга тиеш. Тиздән район мәдәният үзәге каршындагы мәйданда да яшел чыршы урын алачак.
Урамнарда да, күңелләрдә дә күтәренке бәйрәм рухы булсын!!!
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250