Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Өч көн"шигыре ( сөйли Данир Сабиров)

Өч көн гомерең калган дигән хәбәр, Килсә әгәр кинәт Ходайдан. Нишләр идең диеп сорадым мин Ак сакаллы зирәк бабайдан. Уйга калды бабай, күз кырые белән Хәйләкәр бер караш ташлады. Тамак төбен кырып, ашыкмыйча Салмак кына сүзен башлады: "Әйе балам, көтәм мин ул көнне, Күп уйландым" - диде ул хакта. Мал...

Өч көн гомерең калган дигән хәбәр,
Килсә әгәр кинәт Ходайдан.
Нишләр идең диеп сорадым мин
Ак сакаллы зирәк бабайдан.
Уйга калды бабай, күз кырые белән
Хәйләкәр бер караш ташлады.
Тамак төбен кырып, ашыкмыйча
Салмак кына сүзен башлады:
"Әйе балам, көтәм мин ул көнне,
Күп уйландым" - диде ул хакта.
Мал җыям дип күпме гөнаһ җыйдым.
Җиткән икән миңа ун такта.
Тынычланып бушап китәр өчен,
Өч көн җитми икән, дүрт кирәк.
Бер көн өстә инде, кодрәтеңнән килә,Ходайкаем,
Бары шул теләк.
Беренче көн: әби - карчыгымнан
Бәлеш сал әле дип сорармын.
Иртән торып, үзем мунча ягып,
Бөтен балаларны җыярмын.
Яз да, җәй дә булсын иде бу көн
Көз дә ярый.
Тик булмасын җирләр катканда.
Оныкларым белән уйнап - көлеп
Агач утыртырмын бакчамда.
Икенче көн : эшкә барыр идем,
Сәлам бирер өчен дусларга.
Күзләренә соңгы тапкыр багып,
Хәрберсенең кулын кысарга.
Чыгар идем кичен бакчабызга
Кошлар сайраганын тыңларга.
Айлы төндә ялгыз гына калып
Чумар идем чиксез уйларга.
Өченче көн : әгәр насыйп итсә
Туган җирем , әткәм нигезенә
Баш ияргә ңдиеп барырмын.
Әткәм - әнкәм рухына догаларым укып,
Нәзер сәдакамны салырмын.Белмим, дөрес, белмим,ялгыш балам,
Ике йөзле булып йөрмәдем.
Елан сыман боргаланып, шуышып,
Куштанланып яши белмәдем.
Үз икмәгем үзем эшләп таптып,
Кеше өстеннән юк көн күрмәдем.
Матурлыкны күрсәм, сөенә идем,
Гаделсезлек күрсәм, түзмәдем.
Хисләремне йөгәнләмәдем шул,
Ни уйласам, кайчак шуны әйттем.
Туры әйтәм дип, туган үпкәләттем,
Аңламыйча дошман үрчеттем.
Шул турысы ныграк сеңә икән,
Изгелегең бик тиз онытыла.
Үпкә хисе туа тегеләрдә,
Үч алырга алар омтыла.
Дүртенче көн: әгәр Ходай бирсә,
Барыр идем шулар янына.
Бәхилләгез мине, диеп сорар идем,
Түбәтәем киеп башыма.
Изге җаннар өчен, улым, бел син шуны,
Өч көне дә аның бик җиткән.
Ә мин менә шул кимчелек өчен
Бер көн җирдә артык яшәрмен дә,
Горур башым түбән иярмен дә,
Котылырмын, бүтән интекмәм..."
Шунда бабай кинәт тукталды да
Уе белән калды ялгызы.
Горур башын аска төшерде дә
Тәмәкесен ашыгып кабызды.
Күрәм, бик тә авыр бабакайга
Горур башын аска ияргә.
Вак җаннарның каршысына барып,
Бәхилләгез мине! - дияргә.
Якты дөнья белән саубуллашу,
Бик җиңелдән түгел күрәсең.
Нинди нык көч кирәк, түзәр өчен,
Алдан белсәң кайчан үләсен.
Фото: go.mail

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250