Төрлесе
Чаналы да булдык, таулы да! (фото)
Шимбә көн, 3 декабрь районыбызда саф һавада сәламәт тормыш яшәү рәвеше белән шөгельләнүчеләр өчен тагы бер зур мөмкинлек ачылган көн буларак тарихка кереп калыр.
Кич белән, бик купләрнеӊ көтеп алган зур бәйрәме булды, «Сабантуй» ял паркы янәшәсендә «Чана тау» дип исемләнгән спорт корылмасы ачылды. Районыбыз балаларына «Балтач МДСУ» оешмасы төзеп бүләк иткән чана трассасы бик кирәк иде. Бу турыда район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров үзенеӊ чыгышында аерым тукталып китте һәм Рәхмәт хатларын оешманыӊ башлыгы Рашит Ильясовка, баш инженер Дефак Авхадиевка тапшырды. Бәясе 1 миллион 500 меӊ сумнан артык булган бу корылма райондашларыбызга, балаларга хезмәт итсен, монда һәрвакыт шөгельләнүчеләр булсын иде, дип теләде Рашит Ильясов.
Салют астында һәм балаларныӊ актив катнашында тантаналы төстә «Чана-тау» ачылды. Теләгән кешегә Балтач юл төзү һәм ремонтлау уӊганнары кайнар чәен һәм коймагын тәкъдим итеп тордылар. Алай гына түгел, оешмада эшләүчеләрнеӊ 4 яшьтән 10 яшькә кадәр булган 40 балага оешма тарафыннан бушлай тау шуар өчен тюбинглар бүләк иттелде. Халык телендә «таблетка» яисә «ватрушка», дип исемләнгән бу таудан төшү җайланмалары, дөрестән дә нәкъ балалар өчен уйлап табылган. Шушындый бүләккә ия булган кечкенә генә малай, юкка гына: «чана да булды, тау да булды», дип шатланмагандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев