Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кунырда янәдән янгын булды (фото)

Кичә Куныр авылының Ибраһимов урамы 45 йорт адресы буенча урнашкан Илсур Гыймранов хуҗалыгында янгын чыга. Бу хакта район янгын сүндерү бүлегенә 18 сәгать 2 минутта хәбәр керә.

Электр чыбыгыннан чыккан ялкын сарайны көлгә әйләндерә. Янгын сүндерүдә Балтач һәм Чепья янгын сүндерү бүлекләре, «Якты юл», «Активист» хуҗалыкларының янгын сүндерү машиналары бик зур ярдәм күрсәтә.
Соңгы ике көндә килеп чыккан янгыннардан соң бигрәк тә сак булсак иде. Гомер буе бөртекләп туплаган мал-мөлкәтне көлгә әйләндерергә бер очкын да җитә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250