Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ни өчен ит ашамыйча торырга ярамый?

«Ит ашауны ни өчен мин бик мөһим дип саныйм? Миңа бу сорауны бик еш бирәләр. Һәм ни өчен балаларга да ит бирергә кирәк дип саныйм - шуларны аңлатып китәм».

Зөһрә Шәрип кызы Павлова - М.В.Ломоносов исемендәге МДУ эндокринологы, медицина фәннәре кандидаты. Табиб үзенең блогында халыкны борчыган сорауларга җавап бирә. Бу юлы сүз итнең файдасы турында бара.  

«Кызыл итнең (сыер ите, сарык һәм дуңгыз ите) – иң яхшы аксым чыганагы булуы мәгълүм. Сүзне шуннан башлыйм. Өстәвенә, бу аксым югары сыйфатлы, анда күп төрле аминокислотлар бар. Шулай ук ит В, Е, калий, цинк, бакыр, кальций, фтор, кобальт, магний, натрий, олов, калий витаминнарына бай. Әмма, без аны, бигрәк тә, җиңел үзләштерелә торган формада булган ике мөһим микроэлемент: В12 һәм тимер булуы өчен югары бәялибез. В12 - нерв системасын формада тоту өчен бик мөһим. Ул организмга җитешмәсә, кул-аяклар еш ойый, сызлый, кеше тиз арый.

Ит сирәк ашаган кешенең хәтере начарая, паранойя, галлюцинация дә булырга мөмкин. Тимер матдәсе җитешмәү анемиягә китерә, ул иң киң таралган авыруларның берсе.


Тикшерүчеләр фикеренчә, Европа һәм Русия халкының 30 процентында бу чир күзәтелә. Нәкъ менә тимер - гемоглобин өчен, ягъни организмда кислород транспортлау өчен җавап бирә. Тимер җитешмәгәндә кислород үзенә кирәкле дәрәҗәдә керми, һәм когнитив функцияләр кимү.

Бөтен мөһим витаминнарны да "таблетка" рәвешендә генә алу дөрес түгел. "Көйсез" элементлар начар үзләштерелә. Ә кызыл иттә алар идеаль хәлдә һәм ул "дөрес" кереп урнаша.

Тагын бер кызыклы факт бар. Иң күп тимер матдәсе бавырда булуын беләбез. Тик соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәтүенчә, кызыл иттә күбрәк булып чыккан: 100 граммның 64 проценты диярлек.

Әмма, ит файдалы дип әйтү - көнгә өч тапкыр яки көн саен ит ашарга кирәк дигәнне аңлатмый. Галимнәр атнага өч тапкыр ашарга киңәш итә. Ит, һичшиксез, кызыл булырга тиешме, дигән сорауны миңа еш бирәләр. Кош-корт ите белән чиратлаштырып ашарга мөмкин. Шулай да, кызыл иттә В12 күбрәк".

Каспранова Ләйсән
omet-rb.rbsmi.ru

shahrikazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөрес туклану