Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхәтләнеп туп суктык

"Балтач" универсаль спорт залында мәктәп укучылары рәхәтләнеп туп суктылар. Чөнки 1999, 2000-2001, 2002-2003 елларда туган укучылар өчен Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына ярышлар оештырылган иде.

1999 елда туганнар арасында 8 мәктәптән 12 команда уйнады. Кызлар арасында Кенә /тренеры Ф.Ибраһимов/, Куныр/Р.Сөләйманов/, Шубан/Л.Рамазанов/ мәктәпләре уенчылары, егетләр арасында Куныр, Бөрбаш /Р.Вәлиев/,Шубан мәктәпләре уенчылары җиңүче булдылар.2000-2001 елгылар арасында кызлар арасында Кенә, Куныр, Балтач /И.Лотфуллин/, егетләр арасында Куныр, Урта Көшкәт /Р.Михайлов/, Яңгул /Р.Гарипов/ уенчыларына тиңнәр булмады. 2002-2003 елгылар арасында Яңгул һәм Куныр, Пыжмара /Б.Әхмәтханов/, Шубан, Бөрбаш һәм Салавыч лицее /Р.Әминев/ алдынгы булдылар. Иң оста уенчылар булып Эльвира Сәләхетдинова /Яңгул/, Ислам Сөләйманов белән Хәлил Идрисов /Куныр/, Алинә Сәмигуллина һәм Сөмбел Ибраһимова /Кенә/ танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250