Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рифат Абдуллин ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан Рәхмәт хаты алды

Районның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге зур бүләкне аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Илдар Халиков залда утырган ветераннар оешмасы вәкилләренә:
"Сезгә карап, Татарстан ветераннары өчен горурлык хисе туа. Республика предприятиеләре һәм оешмаларында актив эшчәнлек алып барганда сез бүген безнең горурлыгыбыз булган Татарстанны күтәрдегез. Бүген дә сезнең энергия, эшләү теләге ташып тора. Сез әле дә башкаларга үрнәк", - дип мөрәҗәгать итте.
ТР Премьер-министры ветераннарның соңгы елларда компьютерда эшләргә өйрәнү курсларын теләп узуын, "Балкыш" фестивалендә катнашуын да уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250