Яңа урында йокы үз мендәрен сорый
Күпләребез кунакка яисә башка җиргә кунарга укалса гадәтләнмәгән урында йоклый алмый җәфалана. Моның шулай икәнен беләбез, әмма сәбәпләрен аӊлата алмыйбыз.
Белгечләр, бихисап тикшерүләр үткәргәннән соң, шундый нәтиҗә ясаганнар: гадәтләнмәгән урында йоклаганда безнең ми “исән калу” режимына күчә һәм аның бер ярымшары икенчесенә караганда уяурак торырга тырыша. Бу инде кешенеӊ яӊа урында сак булырга кирәклеген, куркыныч хәл туса, аӊа әзер тору мөмкинлеген тудыра. Әлбәттә, кеше тулысы белән уяу кала дигән сүз түгел, шулай да кыштырдаган тавышны да ишетергә мөмкинбез икән.
Беренче төн
Сомнологлар – йокы бозылуны кисәтү һәм аны дәвалау белән шөгыльләнүче белгечләр – әлеге күренешне “беренче төн эффекты” дип атап, бик озак еллар тикшерүләр алып барганнар. Браун университеты галимнәренең бер төркеме – нейролог Масако Тамаки командасы экспериментта катнашу өчен лабораториягә берничә дистә кешене чакыралар. Тәҗрибәдә катнашучылар биредә ике төн куналар. Бу вакытта галимнәр аларның ми эшчәнлеген төрле яктан тирәнтен тикшерәләр – нейровизуаль техник чаралар ярдәмендә йоклаган кешеләрне күзәтәләр.
Беренче төн йоклаганда әлеге кешеләр миенең сул ярымшары, уңы белән чагыштырганда, үзен башкачарак тоткан: аңарда дефолт нейрон челтәре нык актив эшләгән. Бу челтәрнең үзенчәлеге шунда: аның нейроннары кеше берни белән шөгыльләнмәгәндә дә, бернинди эш башкармаганда да, ягъни тыныч халәттә дә актив булып кала. (Кайсыбер галимнәр нәкъ әлеге челтәр үзаң дип аталган нәрсәне, “мин – ул мин” икәнлекне аңлауны тәэмин итә дип фаразлый). Әмма кеше уяу булганда алар ныграк актив эшлиләр. “Димәк, беренче төн йоклаганда аларның нык актив эшләве минең бары уң ярымшары белән генә йоклавын күрсәтә дип фаразларга мөмкин”, – ди галимнәр.
Моннан тыш, фән белгечләре тагын бер төр эксперимент үткәреп караган. Эксперимент үткәрүчеләр тикшерүдә катнашучылар йоклаган чакта вакыты-вакыты белән төрле тавышлар кабызганнар һәм минең торышын күзәтеп торганнар. Әлеге тавышларга беренче төндә минең әлеге дә баягы сул ярымшары ныграк сизгерлек белдергән.
Өченче төр экспериментта йокы аралаш тавыш ишетелсә, бармак белән махсус төймәгә басарга кирәк булган. Тавышларны әле уңнан, әле сул яктан кабызганнар. Кешеләр уң яктагы тавышка, ягъни сул ярымшарга барганына тизрәк уянган.
Бу тикшерүләрдән чыгып, галимнәр шундый нәтиҗә ясаган: яңа яки чит урында минең уң ярымшары гына тирән йокыга тала, ә сулы уяулы-йокылы халәттә кала. Бәлки, бу халәт борынгы яшәү рәвешеннән сеңеп калгандыр дип тә фаразлый белгечләр. Ул вакытларда бит табигать кочагында яшәүче борынгы кешеләрне төрле яктан хәвеф сагалап торган. Шуңа алар яңа урында йоклаганда уяулыкларын югалтмаган.
Иртә кичтән хәерлерәк
Йокының организм, хәтер өчен нинди әһәмияткә ия булуын дәлилләп торасы түгел. “Иртә кичтән хәерлерәк” дигән гыйбарә дә юктан гына тумаган. Чөнки кеше йоклаганда баш мие безне борчыган проблемаларны чишү юлларын эзли. Кеше йокласа да, аның баш мие үзенең эшчәнлеген туктатмый. Гомумән алганда, йокы 90 минутлык бик мөһим цикллардан тора. Һәрбер цикл әкрен рәвештә тирән йокыга талудан һәм төш күрү фазасына күчүдән гыйбарәт. Төш күрү фазасы тәмамлангач, яңа цикл башлана яисә әлеге цикл бетеп, кеше уянырга мөмкин.
Төннең беренче яртысында тирән йокы, ә иртәнге якта төш күрү фазасы (парадоксаль йокы) өстенлек итә. Гади итеп әйткәндә, кешеләр гадәттә төшне иртән күрәләр. Галимнәр фаразлавынча, парадоксаль йокы белән бик күп авырулар бәйле. Инсульт, инфарктлар бик еш иртәнге якта, нәкъ менә шул парадоксаль йокы стадиясе җиткәч булучан.
Йокы серенә төшенергә, аның табигатен ачарга тырышып, белгечләр еллар буе эзләнү-тикшеренүләр алып бара, әмма әлегә йокы физиологиясен тәгаен генә аңлатып бирүче юк. Берәүләр көн дәвамында кеше канында “йокы агуы” – гипнотоксин туплана дип исбатлый. Икенчеләре организмда махсус “йокы үзәге” булырга тиеш дип фаразлый. Ләкин тормыш мондый фаразларны кире кага. Әйтик, ябышып үскән игезәкләр, кан тамырлары тоташкан булуга карамастан, икесе ике төрле вакытта йоклый ала.
Әйе, йокы – катлаулы күренеш. Хәтта күп кенә ачышлар да төштә ясалган. Мәсәлән, Менделеев химик элементлар таблицасын төшендә күргән. Пол Маккартнига билгеле “Yesterday” җыры төшенә кергән. Әмма йокының үзе, йоклаган вакытта мидә барган процесслар, төшләр һаман әле ачылып бетмәгән табышмак булып кала.
Социаль челтәр битләреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев