Ярык тагарак янында кала күрмәгез
Соңгы вакытта үзләрен Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, гражданнарның пенсия тупланмаларын төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүләрен үгетләп йөрүчеләр күбәйде.
"Дәүләт гражданнардан Пенсия тупланмаларын "үзенә" бер ничектә ала алмый һәм аны икенче лаеклы ялда булганнарга түләми. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына пенсия тупланмаларын күчерү буенча бернинди таләпләр юк. Пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында формалашамы яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондындамы, ул пенсиягә чыкканнан соң һәркемгә түләнә. Аны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү яки күчермәү һәр кешенең үз ихтыярында. Әгәр сез пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә уйлыйсыз икән бу эшкә бик җаваплы карагыз. Әлеге пенсия фонды дәүләт гарантиясен алган булырга тиеш.Уйлап эш итәргә кирәк. Ярык тагарак янында кала күрмәгез. Пенсия фондларын еш алыштыру да сезнең файдага түгел, чөнки бер фондтан икенче фондка күчкәндә пенсия тупланмалары инвестиция керемсез генә күчә.
Җавапны Гөлзидә Газизуллина язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев