1 июньдә район җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде. Күпчелек үз җирлекләрендә аны җыюга ризалык белдерде. Ләкин моны һәм җыелган акчаларның нәрсәгә тотылганын әле һаман да аңламаучылар бар. Күпләрне бу салымны түләүгә алар бурычлымы соң дигән сорау борчый.
«Россия Федерациясенең җирле үзидарә оешмаларының гомуми принциплары турында»гы законында күрсәтелгәнчә, җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне (мәсәлән, урам юлларын, чишмәләрне ремонтлау һ.б.) хәл итү өчен гражданнардан бер тапкыр җыела торган акча үзара салым булып тора. Аның күләмен җирле референдум гына (бездә 2014нче елның 1 июнендә үткәрелде) билгели ала.
Татарстан Республикасының, җирле референдум турындагы законында әйтелгәнчә, референдумда кабул ителгән карарлар шул җирлекнең барлык территориясе өчен дә көчендә һәм аларны үтәү барлык гражданнар, җаваплы һәм юридик затлар өчен мәҗбүри бурыч булып тора.
Моннан тыш җирле советлар карарлары белән салым акчаларын референдум нәтиҗәләрен чыгарганнан соң бер ай эчендә түләү билгеләнде.
18 яше тулган һәркем референдумда катнашканмы ул, юкмы, үзе теркәлгән адрес буенча 200 сум акча кертергә тиеш. Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексында җирле үзидарә органнарының муниципаль хокук актларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Административ җаваплылыкка тартылу да гражданинны әлеге салым акчасын түләүдән азат итмәячәк.
Бу салымны түләмәүнең икенче тискәре ягын да әйтеп үтәргә кирәк. Түләнмәгән үзара салым җирлектәге мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен бюджетка керәсе өстәмә акчаны да киметә, җирле үзидарә органнарына планлаштырган эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкаруга киртә булып тора.
Фото: http://www.54rus.org/more/6192/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев