Алма бакчасы кем турында сөйли яки “самовар-кешеләр”
Бер кулы бөтенләй булмыйча, икенчесе терсәктән генә калганнарны “чәйнек” дип йөртү очраклары булган. Терсәккә хәтле калган беләкне чәйнек борынына охшатканнар.
Мин башлангыч сыйныфларда укыганда туган авылым Саснада алтмышлап сугыш ветераны исән иде әле. Өйдәге альбомда Җиңү бәйрәме көнне һәйкәл янында тезелеп утырып төшкән фотолары бар(80 нче еллар фотосы). Күбесе яралы, кулсыз, аяксыз, кайсының йөзендә җөе бар, кайсында пешкәннән калган эзләр... Мин үскәндә, безгә якын гына-күршедә өч сугыш ветераны яшәде: Лотфулла бабай (минем сугышта хәбәрсез югалган бабамның бертуган абыйсы), Сибгать бабай һәм Гыйниятулла бабай. Өчесе да инвалид иде. Сибгать бабайның аяк бот төбеннән үк юк. Протез. Гыйниятулла бабайның да тездән протез иде дип хәтерлим. Лотфулла бабайның аяклары бар, тик аксак, таяк белән генә йөри. Менә шул бабайлар белән сөйләшергә рәхәт һәм күңелле иде. Өчесе дә шул хәтле сүзгә тапкыр һәм шаян иде алар. Фашистларга каршы сугышканнары, яраланганнары турында безгә-бала-чагага ничек уен көлке белән сөйли алганнар икән алар?! Уйланам да аптырам куям. Сөйләве буенча, Сибгать бабай, аягын юри протезга әйләндереп кайткан икән! Туңмасын өчен. Икенче аягын дә протезга әйләндермәкче булган, ул аягына тиешле протезын иптәшенә биреп калдырган. Бер протез белән калса да, барыбер уңайлырак икән. Бер генә аяк булгач, оекбашка да, аяк кименә дә экономия, имеш.
Гыйниятулла абый авылдагы сугыш ветераннары арасында иң соңгысы булып вафат булды. Ул да таянып йөри торган таягы белән мактанырга ярата иде. Имеш, аны уенчык мылтык урынына биреп кайтарганнар. Капка төбендә утырып торган җиреннән “тырр-тырр-тр” дип, “атып” та күрсәтә иде әле. Аның шаянлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Ә Лотфулла бабай алай ярасы турында сөйләмәде. Безнең киләчәкне генә күңелле итеп, сөйләп утыра иде. Имеш, безнең туйда аягы сынганчы бииячәк. Сынса да, үкенмәячәк! Туйда сындырган бит! Тик Лотфулла бабай безнең туйга хәтле яши алмады. Миңа 14 яшь тулган көнне-1985 нче елда вафат булды. Аның сугыштан кайтып, авылда рәис булып эшли башлагач, утырттырган алма бакчасы гына ни тора иде! Саснаның юл кырыендагы алма бакчасы турысыннан үткәндә, Лотфулла бабай искә төшми калмый. Менә шушы өч бабайның сугыш турында уеннан кайткан кебек кенә сөйли алганнарына торып-торып аптырыйм. Без, бала-чага, кызык тыңлаган күк тыңлап утыра идек бит. Безнең кәефне төшерәселәре килмәгәндер инде. Аннары 6-7 яшьлек балаларга сугыш газабын сөйләп, үзләренең дә яраларын әрнетергә теләмәгәннәрдер. Көтү каршыларга дип, капка төбендәге эскәмиягә иртәрәк чыгып утыра идек. Шул бабайларны тыңлар өчен. Алар да иртәрәк чыга.
Туган авылым Саснадагы тагын бер сугыш ветеранын әйтеп үтәсем килә. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Шакиров Фатыйх абый. РСФСРның атказанган укытучысы! Мин башлангыч сыйныфларда һәм дүртенчедә укыганда мәктәп директоры булып торды. Фатыйх абый безнең сыйныфка бер генә ел тарих фәнен укытып калды. Аннары пенсиягә китте. Гадел һәм таләпчән кеше иде. Минем әти үзе укытучы буларак, җитәкчесе Фатыйх абыйны нык хөрмәт итте. Аларның тормышы-үзе тарих шул.
Мин бу язмамда сугыш ветераны булган авылдашларымның кайберләрен, үзем белән күбрәк аралашканнарын искә алмый булдыра алмадым. Теләгем башка сугыш ветераннары - “самовар-кешеләр” турында язу иде. Беркөнне интернетта казынып утырганда күреп калдым. Сугыштан исән кайткан (ярым исән дисәк дөресрәк тә булыр), аяклары да, куллары да булмаганннарны “самовар-кешеләр” дип горур илебезне ямьcезлиләр, илебезнең аклыгын каралтып күрсәтәләр. Сугышчыларның яртысының кайтып керер җире дә булмаган. Сугыш булып үткән җирләрдә авыллар, шәһәрләр исән калмаган. Гаиләләре таркалган, балалары кайларгадыр озатылган. Кайтып керер урыны була торып та, гаиләдә кабул ителмәгәннәре булгалаган. Мин интернеттагы әлеге язмаларны бер көн эчендә укып чыга алмадым. Аларны озаклап укып утырып та булмый. Җан елый, бөтен гәүдә авырта. Кул-аяклар сызлый башлый. Бер кулы бөтенләй булмыйча, икенчесе терсәктән генә калганнарны “чәйнек” дип йөртү очраклары булган. Терсәккә хәтле калган беләкне чәйнек борынына охшатканнар. Әлеге язмамны язарга үземдә көч тапканда (берничә көн язарга тотынырга җанымда көч таба алмадым), минем исәбем бу ветераннарга киңрәк тукталу иде. Тик кул бармый. Язып булмый икән. Авыр. Тик сугышта һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны, ярым исән һәм исән кайтканнарны кешелек һич тә онытырга тиеш түгел.
Әлеге “самовар-кешеләр” турында укыгач, мин үзем белгән сугыш ветераннарын, ничектер, бәхетле санадым. Бәхет бит ул - чагыштырмача төшенчә. Бәлки Сибгать, Лотфулла һәм Гыйниятулла бабайлар кайтып керә алырлык йортлары, балалар үстерерлек көчләре-куәтләре булганга сөенеп тә, гел шаян-шук булырга тырышканнардыр. Бәлки хәтерләрендә казынасылары килмәгәндер. Бәлки, безне - бәхетле балаларны - тыныч шартларда туган сабыйларны күрү сөенечләреннән үз күңелләрен күтәрергә теләгәннәрдер. Бәлки. Бәлки...
Лилия Нәкыйпова,
Көшкәтбаш авылы.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев