Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Язмышлар

Баланы коткарырга ташланган һәм һәлак булган

Вика бик иҗади, ярдәмчел кыз була

Шушы көннәрдә Уфаның Инорс микрорайонында фаҗига булды: бер кыз бата башлаган баланы судан коткарам дип, үзе су астына китте.

Һәлак булучы Викага бу язда нибары 25 яшь тулган. Ул талантлы рәссам булган һәм урындагы католик чиркәвенә йөргән.

21 июльдә Теплое күле янындагы кыргый пляжда кеше күп булган. Алар арасында 10 яшьлек кызы белән бер гаилә дә ял иткән: ниндидер мизгелдә бала суга сикергән, бата һәм ярдәм сорый башлаган. Беренче булып аны яр буенда утырган 25 яшьлек кыз күреп алган.

- Бала суга сикерде, ләкин ул урында агым тирән һәм куәтле иде. Бата башлады, һәм Вика, яр буенда үзенең рюкзагын һәм әйберләрен калдырып, аны коткарырга ташланды. Ләкин су аның үзен аска тартты. Бу вакытта пляжда ял иткән ир-атларның берсе (фаразланганча, бу баланың әтисе булган) баланы тартып чыгарырга өлгерде, ләкин, кызганычка каршы, Виканы коткара алмады, - ди шаһитлар. Халык сүзләренчә, ул чоңгылга эләгергә мөмкин, алар фаҗига булган участокта су күтәрелгәннән соң бик күп барлыкка килгән.


Вика Уфадан ерак түгел Иглин авылында әнисе белән яшәгән. Аның якыннары һәм дуслары сөйләгәнчә, быел ул   сәнәгать колледжын тәмамлаган, актив студент булган. Күпсанлы иҗади бәйгеләрдә (агачка рәсем ясаудан алып шигырьләр укуга кадәр) җиңеп, Башкортстан Башлыгы стипендиясен яулаган.


Ул бик иҗади, ярдәмчел кеше иде, дип искә алалар батыр кызны. Авыр туфрагы җиңел булсын!

 

Автор:Резеда Галикәева.

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су төбенә китү