Батырлар онытылмый
Ибраһимов Хәбибулла Ибраһим улы Ватан сугышына кадәр 1934 елдан Кызыл Армия сафларында, Совет-фин сугышында катнаша, 128нче танкка каршы дивизион батарея командиры була.
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан фин сугышында сугышкан татар дивизиясе Польша чигендә була. Хәбибулла Ибраһимовлар немецларның атакаларын көне буе кире кайтара. Бары караңгылангач кына чигенергә боерык була. Шунда үзләренең группалары белән төн куну өчен урманга керәләр. Талчыккан, арган, йөдәгән солдатларны фашистларның мыскыллы көлүләре уята. Яралыларны шунда ук аталар, аяктагыларын әсирлеккә алып, бер авылның ташландык лапасына ябып куялар. Икенче көнне машиналарга төяп, Германиягә алып китәләр. Урман аша барган чакта машина бата, фашистлар солдатларны куып төшерә дә, машинаны этеп чыгарырга, дип әмер бирә. Курку белмәс Хәбибулла иптәшләренә качарга тәкъдим ясый, әмма солдатлар атып үтерерләр, дип куркалар. Ә Хәбибулла куе агачлык турына җиткәч, кереп югала, немецлар атып карый, әмма инде ул бу вакытта күздән югалган була. Урман буйлап барган чакта Ибраһимов үзенең дивизия солдатларын очрата. Группалар әкренләп очрашып, төркем күбәя. Алдагы бер авылны немецлар алган була. Безнекеләр часовойларны үтереп, немецларның мотоциклларындагы пулемет, патроннар белән запасланып, яктыргач, барлык фашистларны юк итеп, юлларын дәвам итәләр. Шактый урау юллар үтеп, фронт линиясен бәреп, үзебезнекеләр ягына чыгалар.
Чираттагы сугышка кертү өчен солдатларны бер линиягә тезеп бастыралар. Бу чакта Хәбибулла офицер киемен салып, солдат киеменә киенгән була. Шунда аны фин сугышында бергә сугышкан генерал танып ала. Штабка кереп, озак кына аралашалар һәм ул Хәбибулла командованиесенә ике бронепоезд тапшыра. Ул вакытта Советлар Союзы Геройлары санаулы гына, аларга хөрмәт тә зур була. Алар немецлар басып алган станцияләрне утка тоталар. Фашистларның безнекеләрдән бөтенләй гайрәтләре чигә, бронепоездларны туктатыр өчен күперне шартлаталар. Безнекеләр ягына чыга алмаганлыктан, командованиедән бронепоездның икесен дә шартлатырга, солдатларны үзебезнең якка чыгарырга дигән боерык була.
Моннан соң Хәбибулла Ибраһимовны Кавказга җибәрәләр. Биредә хәл бик начар була. Әмма артка чигенергә ярамый, чөнки Советлар Союзының карап торган төп нефте Бакудан килә торган була. Немецлар аны алырга бик тырыша, әмма безнекеләр Кавказны бирмиләр.
Аннан соң Хәбибулла Ибраһимовны Сталинград сугышына җибәрәләр. 152 миллиметрлы пушкалы гаубицалар белән командалык итәргә билгелиләр. Озак кына сугышканнан соң ул яралана. Бер солдат аны исән-сау санчастька алып чыгып җиткерә. Җәйге эссе көн була ул. Хәбибулла Ибраһимовның авызы кан белән каткан була. Ядрә тишеген солдат әрекмән белән каплый, чөнки башкача сулыш алып булмый торган була һәм яралы Хәбибулланың авызына салам каптырып, спирт эчертә, яралының бераз хәле яхшырып китә. Сәламәтләнгәннән соң, Хәбибулла Ибраһимовны яшь командирларны, артиллеристларны өйрәтергә билгелиләр.
Хәбибулланың абыйсы Сафиулланың улы Камал сөйләгәннәрдән. Хәбибулла ага сугышта күргәннәрен туганнарына еш сөйли торган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев