Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Югалтулар тулы тормыш юлы үткән Рәйханә апа: «Кеше арасына чыгарга көч табарга кирәк»

Һәрчак йөзеннән нур бөркелеп торган бу ханымны күреп, чит-ятлар: «Тормыш юлы бик җиңел булган икән, рәхәттә яшәгән», – дип уйларга мөмкин.

Тик аны белүчеләр генә бу тынычлык, сабырлык пәрдәсе артында күпме хәсрәт, күпме кичереш һәм күз яшьләре икәнен чамалый. Күрше Салавычта гына яшәгәнгә, Рәйханә апа Насыйбуллинаның тормыш юлы – күз алдында.

Юкса бала чагы әти-әниле, тыныч-имин үтә, яшүсмер еллары да күңелле хатирәләр белән тулы. Тормыш гел шулай дәвам итәр кебек тоела Рәйханәгә. Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, Алабугада тегүчелеккә өйрәнә, ательега эшкә урнаша, инде шәһәр тормышына күнегеп кенә беттем дигәндә, язмышы башка якка борылыш ала. Авылдаш егете – бик чибәр, акыллы, эшчән Нурзадага кияүгә чыгып, авылга кайта. Район үзәгендә ателье булса да, юл йөрү кыен дип, кыз анда бармый, фермага терлек карарга керә. Башта бозаулату бүлегендә эшли, аннан сыер сава. «Эш арасында гына» бер-бер артлы Гөлнара, Эльвира, Илнурлары туып, тормышлары түгәрәкләнә.

Шушы гаилә бәхетенең тәмен белеп, сөенеп кенә яшисе дә. Тик… колхозда алдынгы комбайнчы, шофер булган Нурзадасы гына шешә белән көннән-көн ныграк дуслаша. Шушы «дуслык» аны күп елларга тимер рәшәткә артына алып китә дә инде. Йомшак холыклы, беркемгә начарлык эшләмәгән, кул да күтәрмәгән ир-егет, «салган» баштан кемнәрнеңдер әйберләрен кыстырып китеп (әле күбесен үзе дә хәтерләми торган була), берничә тапкыр суд каршына баса. Нигәдер аңа хөкем карарлары да катгый була…

Өч баласын ялгызы үстергән Рәйханә апа: «Хәзер аптырап утырам: ул елларда бөтенесенә ничек җитештем икән», – ди. Шөкер, балалары берсеннән-берсе тырыш, тәртипле булып үсә. Ике кызы да Салавычның иң уңган гаиләләренә килен булып төшә. Уллары Илнур, мәктәп елларыннан каникулларда эшләп, өйдә дә әнисенә һәр яктан терәк булып үсә. 1998 елда армиягә китә. Аны дүрт күзләп көткән әни кешегә 2000 елның җәендә кайгылы хәбәр килеп ирешә. «Илнур Хабаровскида хезмәт итте. Бер зарланмады. Чечен сугышының кайнаган еллары бу. Анда эләгер дип уйламадым да. Бер тапкыр анда кергән булганнар инде, анысын әйтеп тә тормады. Икенчесендә озакка керттеләр. Яшермәде. Кайтырына ярты ел калганда, һәлак булды диеп килеп әйттеләр…»

Хәтерлим әле: үтә эссе җәй иде ул. Шул эсседә унбиш көн кайтты Илнур. Табутын ачмадылар. Мәрхүм бабасы Габдулла абый елый-елый Коръән аятьләре укып озатты үзен…

Улы Чечняда һәлак булгач, Нурзада абыйны вакытыннан алда иреккә чыгаралар. Ярдәмнәр дә шактый була. Тик кызганычка, бу юлы да ул иң кирәк чагында Рәйханәсенә терәк була алмый. «Салдым» белән арасын өзә алмый. Яшьли кинәт үлеп тә китә. «Ярый әле ике кызым да авылда булды, кияүләрем, кода-кодагыйларым һәрчак ярдәм итеп тордылар», – дип искә ала ул елларны Рәйханә апа.

50 яшенә инде тормышның ачысын-төчесен күп татыган Рәйханәгә 2005 елда язмыш зур бүләк ясый: элекке сыйныфташы Шамил бергә булырга тәкъдим ясый. Аңа ризалык биргәненә бүгенгәчә сөенеп бетә алмый Рәйханә апа. «Без унсигез ел бергә, Шамилгә бүгенгәчә рәхмәт әйтеп яшим. Искиткеч әйбәт кеше булып чыкты ул. Оныгым Айназны да, өлкән яшьтәге әниебезне дә сыйдырды».

Айназ – Рәйханә апаның тагын бер йөрәк ярасы – аягөсте генә авырып, операция өстәлендә вафат булган Эльвирасының улы. Бик тырыш, тыйнак, искиткеч чибәр иде Эльвира. Сыер савучы булып эшләгәндә республика бәйгесендә дә җиңгән иде, соңгы елларда хуҗалык ашханәсендә эшләде, әле дә бик сагыналар үзен. Тормыш иптәше Ленар белән Эльвина исемле бик тә сәләтле кыз үстерәләр, аңа иптәшкә дип балалар йортыннан Айназ исемле энекәш тә алып кайталар. Каенанасы Фирая апа белән дә күпләр сокланырлык итеп, бик килешеп, әниле-кызлы яшәделәр. Ленарның туганнары белән дә бик дус булдылар… Эльвираның үлеме менә шушы гөрләп барган гаилә тормышын челпәрәмә китерде. Бу хәсрәткә каенанасы Фирая апаның йөрәге бер генә ел түзде… Ул да вафат булгач, башлангыч сыйныфта гына укучы Айназ язмышы өчен бик күпләр борчылды. Икенче баласын югалту хәсрәтен җиңәргә Рәйханә апага Айназ таяныч була да инде. Башта әтисе, әбиләре белән ике арада йөргән бала, әтисе кабат гаилә корып, Чаллыга күченеп киткәндә, әбисен сайлый.

– Алар белән киткән булса, нишләгән булыр идем, белмим, әмма каршы килми идем. Үзе авылдан китәргә теләмәде. Монда дуслары да күп. Ул – бик аралашучан, актив бала. Быел сигезенче сыйныфта укый. Әтиләре белән гел элемтәдә, алар да кайтып йөри. Алар кайткач, Айназ да үз өйләренә чыга, берничә көн эчендә сагынып бетәбез үзен. Моңа кадәр әниебез төп йортта энем Рәшит гаиләсендә яшәде, яше шактый инде, әнине без дә карарга тиеш дип, Яңа ел алдыннан аны үзебезгә алып төштек. Ул янәшәдә булгач, миңа да тыныч… – дип сөйли Рәйханә апа.

Яралы җанына иң зур дәваны диндә таба әни кеше. «Мин генә түгел, авыл мәчетенә берничә ел инде шактый хатын-кыз укырга йөрибез, намазга да, Коръән укырга да өйрәндек, ике төркемдә өйрәнәбез. Тормыш итә-итә шуны аңладым: авырлык килгәндә үз эчеңә бикләнмәскә, ничек тә кеше арасына чыгарга көч табарга кирәк икән, – ди ул. – Мәчеттән тыш үзем кебек өлкәннәр белән авыл китапханәсе, мәдәният йорты үткәргән концерт-спектакльләрдә дә, бик күп чараларда катнашам. Арабызда тормыш авырлыгын күргәннәр дә, толлык ачысын татыганнар да шактый. Бер-беребезгә әнә шулай терәк-таяныч та, юаныч та булырга тырышабыз».

 

Гөлсинә Хәбибуллина

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106802/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш