Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Маршал Чуйков шоферы

Якташыбыз Каюм Кәлимуллин Бөек Ватан сугышында катнашып, аның җиңүле тәмамлануын үз күзләре белән күргән кеше. Ул фронтта шофер булып катнашкан. Шоферның да ниндие әле!

Хәзерге вакытта машина йөртү белән  берәүне дә шаккатырып булмый. Тик ул чагында, сугышка кадәр, “машина җене” кагылган кешеләр бик күп булмый. Иске Салавыч егете Каюм төгәл, өлгер була, техниканы бик ярата. Менә шул хәл аның язмышын билгели дә инде.

Каюм Кәлимуллин Иске Салавыч авылында 1915 елның 10 мартында туган. Шунда ук башлангыч белемгә ия булган. Күп балалы гаиләдә аның хезмәт юлы бик иртә башланган.Ул бригада эшләрендә катнаша. Егет техникага бик һәвәс була, колхозга кайткан беренче машинада ул шофер ярдәмчесе булып эшли башлый.Шулай итеп, машина йөртү күнекмәләре ала.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, Каюм фронтка китә. Кече командирлар хәзерләү мәктәбендә укып, өлкән сержант дәрәҗәсе ала. Ул көннәрдә фронтта киеренкелек соң дәрәҗәгә җиткән чак. К.Кәлимуллинны 62нче армия командующие И.В.Чуйковның шоферы итеп билгелиләр.

Чуйков 1942 елның җәендә яңа гына оешкан 62нче армия белән командалык итә. Фронтларда алгы сызыкта булган ветераннар искә алып сөйләгәнчә, мөмкинлек чыгу белән, немецлар командирларны “чүпләп кенә торганнар”. 1942 елның 23 июлендә, мәсәлән, Чуйков һавада очып, совет гаскәрләренең позицияләрен У-2 самолетында карап йөргәндә, У-2гә немец “Юнкерс”ы һөҗүм итә. “Юнкерс”ның 10 мәртәбә һөҗүменнән соң У-2 җиргә каплана һәм шунда җимерелеп бетә, әмма командирга берни булмый. Шушы вакыйгадан соң “Юнкерс”лар Чуйковны тынычлыкта калдырмыйлар. 3 сентябрьда командующий утырган машина тагын “Юнкерс” һөҗүменә  юлыга, очучы аны “ауларга” керешә һәм командующий утырган машинага төбәп, 12 бомба ташлый. Иван Васильевич истәлекләрендә язганча, бары тик шофер Каюм Кәлимуллинның югары профессионализмы гына аларны турыдан-туры үлемнән саклап кала. Өстәвенә  машинага да артык зур зыян килми.

Ә алда командующийны, һәм билгеле инде, аның кул астында эшләүче шоферны да, аннан да зуррак сынаулар көтеп тора. 1942 елның сентябренда  62 армия командующие Сталинградны ничек кенә булса да дошманга бирмәскә дигән приказ ала. Сталинградтагы героик оборона сугышлары – егерменче гасырның хәлиткеч сугышларының берсен җиңүле тәмамлаган өчен, массакүләм батырлыклар күрсәткән 62-нче армия 8 гвардия армиясе итеп үзгәртелә. И.В.Чуйков 1 дәрәҗәле Суворов орденына лаек була.

Шоферы Каюм Кәлимуллин  хакында Чуйков  җае чыккан саен  сокланып яза. Нинди автомобильләр йөртә соң ул Каюм? Фронтта ул чагында ГАЗ-А, ГАЗ-М1, ГАЗ-67 ләрне файдаланалар. Алар “фордлар”нигезендә ясалган  һәм камилләштерелгән була. Фронтта бу машиналар немецларның котын алып тора. Чуйков һәрвакыт юлда була. Аның белән бергә сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронт юлларын үткән якташыбыз К.Кәлимуллин, үз вазифаларын тиешенчә үтәгән һәм сугыштагы батырлыклары өчен зур хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Ул Сугышчан Кызыл Байрак, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, ”Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

1944 елның 5 июнендә 8нче гвардия армиясе гаскәрләре Днестр плацдармыннан чыгарылып, 3 Украин фронты резервына куелалар. Биш көннән исә армияне тимер юл буйлап көньяк флангтан совет-герман фронтының үзәгенә күчерү турында приказ алына. Гаскәрләрне уңышлы төяп җибәргәч, Чуйковка машинада 1нче Белоруссия фронтына китәргә кирәк була. Иван Васильевич шофер Каюм Кәлимуллинны чакыра һәм машинаны ерак рейска хәзерләргә һәм бер мең чакрымга бензин алырга приказ бирә.

– Бер мең? – дип кабатлап сорый Каюм һәм башын чайкап куя. Аның тавышында шикләнү ишетелә.
– Мин, әлбәттә, приказны үтәячәкмен...Иптәш командующий, юкка бу. Без бит юлда да заправкага туктый алачакбыз... Бердичевта, Винницада яки Житомирда.

Бу җавапка командующий аптырап кала. Гади генә итеп, шофер  Каюм изге хәрби серне – армиянең күчеш маршрутын сөйләп тә бирә.
– Уйлап чыгарма әле үз маршрутыңны, – дигән була И.В.Чуйков, – приказны үтә. Каюм аңлавын белдереп, елмаеп куя. Бик еш кына шулай Каюм үзенең хәбәрдарлыгы белән командующиен да хәйран калдыра торган була.

Армия Көньяк-Көнбатыш фронт составында Донбассны, Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша, Берлинны штурмларга, барлык сугыш хәрәкәтләренә нәтиҗәсе буларак, дошманга соңгы һөҗүм ясарга туры килә. Фашизмны җиңгәч, Каюм Кәлимуллин Германиядагы оккупация группасында хезмәт итә. Сугыштан кайтканнан соң Каюм башта колхозда, аннары Машина-трактор станциясендә шофер булып эшли. 1954 елның 3 октябренда юл һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак була...

Бөек Ватан сугышы җиңүле тәмамланганга инде 75 ел тула. Шул вакыттан бирле күпме язлар килде, күпме сулар акты. Тик якыннарыбызга кагылышлы истәлекләр һич уңмыйча, төсләрен һич җуймыйча саклана.

Ләйсән Кариева,
“Хәтер китабы” мемориалы хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы