Сугышта күргәннәрем
Мин 1943 елның 10 ноябрендә 17 яшемдә Бөек Ватан сугышына алындым.
«Бер Балтач авылыннан гына 1926 елгы 27 егетне сугышка алып киттеләр. Барганда Арча станциясенә кадәр 1 ат (чана җиккән) белән озатып куйдылар. Барганда атларыбыз арып бетте, без барыбыз да ыштыр чабатадан, 45 чакрым юлны җәяүләп көч-хәл белән барып җиттек. Чабата асларыбыз тишелеп бетте. Станциягә якын бер авыл чиркәвенә 300 егетне кертеп бикләп куйдылар. Икенче көнне иртүк товар поезды белән Казанга озаттылар. Баксаң, безне Йошкар-Ола юлы белән Сослангер станциясенә озатканнар икән. Биредә чын үлем лагере иде: 10 кешегә 1 кечкенә генә түгәрәк ипи, шулпада бернәрсә дә юк, бер чиләк суда 2-3 балык башы, 5-6 кисәк бәрәңге булыр иде. 10 чакрым ераклыктагы полигонга көн саен бер юан бүрәнәне күтәреп барабыз, күтәреп кайтабыз. Җилкә башларыбыз чиләнеп-канап бетә иде, кайткач тагын шул ук шулпа.
Җир астына казып эшләнгән землянкаларда ятабыз, ике яклап тезелеп киткән тактадан эшләнгән нарларда, аска җәйгән ылысларда яттык, бетләп-кортлап беттек, мунчага барып чишенеп ташлаган киемнәребез үзләре йөри башлады. Шушындый хәлләрдән котылу өчен командирлар күрмәгәндә ашханә артларындагы чүплеккә ташланган чергән балык башларын эзләп алып, землянка янындагы тимер мичләрдә куырып ашый башладык.
Безнең булган бу урыныбыз 133 һәм 139нчы запас укчы полк булган икән. Шулай азаплана торгач, безгә дә сугышка китү бәхете эләкте. 1944 елның җәендә безне Белоруссия җирендә Брянск станциясендәге 287 полкка урнаштырдылар. Миңа рация белән эшләү һәм элемтә хезмәтен сугыш беткәнче башкарырга туры килде. Әлеге полкта Соснадан Закир Даутов, Ордан Шәйдулла Шәрифуллин, Минхан Шәрифуллин, Кунырдан Шамил Гәрәев белән хезмәт иттек. Безнең полк Беренче Белоруссия фронтының 47 армиясе буйсынуында булды, аның белән Жуков җитәкчелек итте.
Сугыш барышында Белоруссияне азат иткәннән соң, Польша территориясендә Одер елгасын форсировать итү заданиесе булды. Фашистларның оборонасы бик көчле иде. Беренче мәртәбә һөҗүмебез барып чыкмады. Өстәмә көчләр килеп, без яңадан яуга күтәрелдек. Шул вакытта бик күп полкларның элемтә линияләре эштән чыкты. Ә безнең элемтә линиясе төзек калды. Бер мизгелдә траншеядан Жуков килеп чыкты да, минем телефон аппаратыннан барлык артиллерияләргә немецларга каршы ут ачарга дип фәрман бирде. Шушы бәрелешләр вакытында миңа “Батырлык өчен” медале бирелде. 1944 елның августында яраланып, озак кына госпитальдә ятарга туры килде. Биредә Сосна егете Закир белән кабат очраштык.
Батырлыкларым өчен “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләделәр. Шулай ук “Варшаваны алган өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләндем».
Рәфхәт Вәлиев истәлекләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев