Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Норма авылында юл-транспорт һәлакәте (+фоторепортаж)

Бүген ял көнендә, көӊдезге сәгать 11ләр тирәсендә Норма авылыныӊ Чапшарга бара торган юлында транспорт һәлакәте булды.

Тигез юлда, күз күреме яхшы вакытта «Ваз-2114» маркалы машина белән «Лада Калина» машиналары маӊгайга-маӊгай бәрелешәләр. Нәтиҗәдә 3 кеше больницага озатыла. Тормышлары куркыныч сатында булмаса да, һәрберсенеӊ сынган, бәрелгән урыннары күп. Авария урынына килеп җитүчеләр сүзләре буенча, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәнче, зыян күрүчеләрне машина ишекләрен каерып ачып, көчкә алганнар.
Әлегә кайсы машина йөртүче бу очракта гәепле, ачык түгел, тикшерү бара. Юлларда сак булсак иде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250