Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИләр атна саен рейд үткәрә

Юлларда иминлек булдыру - гомум проблема. Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Автотранспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм бигрәк тә балалар катнашында юл фаҗигаләре булдырмау, аларны кисәтү рейдлар үткәрүнең төп максаты итеп куела.

Балтачның ЮХИДИ хезмәткәрләре атна саен рейдлар үткәрә. Бу юлы йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 28 административ беркетмә төзелгән. Тәртип бозучыларның күпчелеге, ягъни 13е - куркынычсызлык каешын такмаучылар. Машинасының дәүләт номерлары укылмаган 6 йөртүчегә беркетмә төзелгән, ә калган тәртип бозулар берешәр мәртәбә эшләнгән: транспорт белән исерек килеш идарә итү, юл кагыйдәсе билгеләре йөк машиналары белән йөрүне тыючы урыннан хәрәкәт итү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен салынган һәм әлегәчә түләнмәгән штрафлары булу, берьяклы юлдан каршы якка хәрәкәт итү, тиешсез урыннан борылу, тиешсез транспротта йөрү, балаларны махсус утыргычка утыртмау, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү. Дөрес, мондый рейдлар штраф бирүне генә күздә тотмый, иң мөһиме профилактик чараның үтемле булуына ирешәсе иде.
Фото: spokoino.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250