Академиклар авылы (+ бик күп фото)
Балтач белән Арча районнары арасында урнашкан Таузар авылын белмәгән кеше юктыр. Данлыклы ул һәм кызлары белән танылып, мәгърифәтле авыл буларак китап та басылып чыкты аның хакында
Кечкенә авылдан булса да, Таузар авылының тормышы башкаларныкыннан калышмый. Ике төп урам, юлларында асфальт. «Мондый юллардан йөрүебезгә данлыклы авылдашыбыз, мәрхүм Азат абый Зыятдиновка зур рәхмәт. Атлаган саен аңа рәхмәт укып, шөкер итәбез», – ди авыл белән таныштырып йөрүче Раилә ханым Әхмәтова. – Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты кергән комплекс та Азат абыйның зур тырышлыгы белән булдырылды». Ә бит авылның мәктәпсез торган чагы да булган. Рәйсә апа Ибраһимова, Фәния апа Әхмәтова белән белем йортына эшкә кайтып урнашкан вакытларын исенә төшереп: «1967 елда мәктәпкә эшкә кайттык, ун ел эшләгәннән соң, бала саны җитмәү сәбәбе белән, ул ябылды. Аннан соң 14 ел мәктәпсез тордык. Халык соравы буенча иске мәктәп төзекләндерелеп, яңадан ишекләрен ачты һәм аннан соң яңа комплекслы да булдык».
Мәктәптә балалар саны аз булу беренче проблема булса, икенчесе кибет юк. Иң төп проблемабыз – кибет булмау инде, сеңлем дип каршы алдылар мине атнага ике тапкыр продуктлар китерүче машина янында басып торучы авыл өлкәннәре. – Яшьләр үзләренә кирәк әйберне күрше авыллардан, Балтачтан да барып алып кайта алалар, ә менә безгә нишләргә соң? Рәхмәт, бөтенләй әйберсез тотмыйлар анысы, ләкин теләгәнен сайлап алам димә инде, – дип зарларын җиткерде таузарлылар. Шулай ук авылдагы буш йортлар да борчый аларны. Шул хуҗалыкларда этләр җыелып ята, берәр фаҗига ясамасалар ярый инде алар. Әлеге хуҗасыз калган өйләрнең хуҗалары белән элемтәгә кереп, җирле җитәкчеләр аларны йорт урыны сораучы яшьләргә бирә алмасмы икән, дип борчыла авыл халкы. Булган проблемаларын уртага салып сөйләшеп, чишелеш юлларын бергәләп эзләргә тырышалар биредә яшәүчеләр. Әлеге авыл халкы әнә шул бердәмлеге белән дә сокландырды мине. Ниндидер эшкә алыналар икән, өлкәннәрнең әйдә диюе җитә, яше-карты бергәләшеп үзебез өчен бит, дип булдырып та куялар. Ике урамны берләштереп торучы күпер дә шундый эшнең нәтиҗәсе икән. Үзара салым акчасына узган ел эшләп куйганнар. Бердәмлек димәктән, узган ел биредә бик зур янгын чыгып, Хатирә-Рашат Шәриповларның гаиләсе йорт-җирсез калган иде. Авылдашларның зур тырышлыгы белән янгында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелде. Бүгенге көндә инде алар яңа йортларында яшиләр.
Әлеге авылны язарга алынуым да юктан гына булмады. Туган авылыма кайткан-киткән саен карап китәм, авыл елдан-ел зурая, яңара, яшьләр матур-матур өйләр булдыра, маллар асрый, үз эшләрен ача. Мәсәлән, Фаягөл Хафизова – күпләп казлар, Хафизә Зәйнәгытдинова чеби һәм күркәләр үстерә. Күпләп мал асраучылары да бар, алар – Фәннур Абдуллин, Ильяс Хәлиуллин, Рита һәм Илдар Галиевлар. Калайдан төрле әйберләр ясаучы осталары Әнәс Гыйззәтуллинга авылдагы төзелеш эшләрен һәрдаим ышанып тапшырабыз, диләр. Рушат Йосыповның касебе – агач материаллары белән эшләүгә бәйле.
Таузар авылында үзем бик нык хөрмәт иткән кешеләр бар. Шуларның берсе – Васыйл Ибраһимов. Васыйл абый озак еллар мәчеттән биш вакыт азан әйтеп, авылны иман нурына күмеп яшәде. Имам булып 27 ел тора ул. Ә бүген мәчеттә азан инде көнгә бер генә әйтелә, чөнки сәламәтлегенә бәйле рәвештә бу вазифадан китәргә мәҗбүр булган Васыйл абый урынына әлегәчә башка кеше куелмаган. Васыйл абый белән аның яшьлек елларына да кайтып килдек. «Элек биредә сарык, каз, тавык фермалары бар иде, без шуларны көтеп үстек инде. Заманында гидроэлектростанциясе, тегермәне дә булган бик данлыклы авыл инде ул – Таузар. Бүген дә ул үз йөзен югалтты димәс идем. Яшьләребез бик тырыш, йортлар җиткереп, авыл җирендә төпләнеп калудан курыкмыйлар, дөрес, читкә китүчеләре дә бар, нишләргә кирәк, эшсезлек галәмәте дә инде бу. Элек читтән эш эзләп йөрерлек түгел иде шул. Колхоз җирләрендә орлыкларын үзебез әзерләп яшелчәләр дә үстердек, печән әзерләүләр дә күмәк башкарыла иде. Ә хәзер заманча яшибез».
Язмамның башында Раилә Әхмәтова хакында әйтеп узган идем. Кем соң ул? Раилә апа Саба районы кызы, Таузарга килен булып төшкәннән алып Түбән Кенә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куйды. Лаеклы ялга чыкканнан соң, авыл тормышы белән яши башлады. Мәктәп, клуб тирәсендә булган чараларда актив катнашучы, ярдәмче ул, авыл тормышын социаль челтәрләрдә яктыртып торучы да, һәрчак гүзәллеккә тартылучы да. Ә иң мөһиме – ул минем кебек укучыларында үзенә мәхәббәт уятучы да.
Гади генә авыл түгел ул Таузар. Биредә бик күптөрле һөнәр ияләре гомер кичерә һәм аларның күбесе авыл өчен дип янып яши. Шуңа да авылның киләчәге бар, дип бу очракта ышанып әйтеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев