Алтын урталыкта яки ватылмый торган чикләвек
Тышкы яктан кырыс кебек күренсә дә, Хәкимулла абыйдан, аның янына гозер белән барудан, фикерен әйтүдән беркем дә курыкмады дип беләм, гадилеге әлеге кырыслыкны юкка чыгара иде шул.
Еракта калган балачак хатирәләре арасында бер эпизод аермачык саклана. Кышкы матур көн. Әти, әни, мин, җигүле атка утырып, Кукмара районы Балыклы авылында яшәүче әнинең апаларына кунакка барабыз. Иске Салавычны чыгып, аз гына баруга (ул чакта басу аша йөриләр иде), күзлекле бер абый янына туктадык. Ул безне туктаттымы, әти үзе туктадымы, анысын белмим, нәрсә сөйләшкәннәре дә хәтердә түгел, әмма ап-ак басу уртасындагы шул күзлекле абый образы бүгенгедәй күз алдында. Бәлки менә шулай бергәләп, күңелле итеп, соңгы кунакка баруыбыз белән дә бәйле (әтинең соңгы кышы) күңел түренә кереп калгандыр ул...
Әйе, дөрес аңладыгыз, әлеге “күзлекле образ” бүгенге язмам герое Хәкимулла Сибәгатулла улы Сибәгатуллин. Ул чактагы “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхозда, туган авылында баш агроном булып эшли башлаган еллары ул аның. Басу уртасында очравы да, бәлки кар тотучы тракторлар янына килгән чагы булгандыр (ул чакта кыш буе басуда эш тынмый: әле кар тоталар, тирес, көл түгәләр иде), бәлки басу уртасы булмыйча, авыл башыдыр да – алты яшьлек балага кыр уртасы булып тоелгандыр, монысы мөһим түгел. Иң гаҗәбе: әлеге образ бүген дә бар...
Тракторда эшләүче әти белән агроном абыйның уртак сүзләре булу да гаҗәп түгел, баш белгеч булса да, ул чакта ук әллә кемләнүне белми ул (һәм бу гадәте гомер буе дәвам итә). Практикага кайткач та, белгеч булып читтә карап тормавын, тракторчы янына утырып, чын ярдәмче кебек эшләвен дә хәтерлиләр әле бездә. Күрәсең, авыл хуҗалыгында эшләү өчен теориядән тыш практиканың бик тә кирәкле булуын ул инде шул чакта ук аңлаган. Хәер, туган ягына кадәр әле аңа Әлмәт районы “Победа” совхозы басуларын иңләргә туры килә. Юкса, урта мәктәп тәмамлап, югары агроном белгечлеге алу ул еллар өчен авылларда шактый сирәк күренеш, туры туган якларына кайтса да, биш куллап эшкә аласылар – тик мәҗбүри бүленеш дигән әйбер була шул. Анда озак эшләми, шуннан армия хезмәтенә китә. Кайтуга исә, туган авылында баш агроном булып эшли башлый. Тәҗрибәсе булмаса да, белеме, тырышлыгы барын искә алганнардыр дисең дә, яшь белгечнең тәвәккәллегенә барыбер күбрәк гаҗәпләнәсең: баш агрономга зур җаваплылык йөкләнә бит. Хуҗалык та кечкенәләрдән түгел, җитәкчесе Харис абый Галимуллин да бик таләпчән, каты куллы җитәкче. Бу елларда шактый тәҗрибә тупларга өлгерә һәм бу тәҗрибә дигәнең әле Хәкимулла абыйга алдагы тормышында-эшендә бик тә кирәк була.
Тәвәккәл егетнең хезмәтен күрергә дүрт ел җитеп аша. Белемле, кешеләр белән бик тиз уртак тел таба, аларны туплый-оештыра белгән егетне ул чактагы “Дружба” колхозына партоешма секретаре итеп җибәрәләр. 1977 ел була бу. Ул чакта әле бу өстәмә эш кенә була, чынбарлыкта алар “колхоз председателенең культура эше буенча замы” дип йөртелә. Әлмәттәге бер елын да кертеп, биш ел игенчелек буенча алган практик күнекмәләренә шул елларда терлекчелек буенча булганнары өстәлә, чөнки партоешма секретарьлары гомер-гомергә терлекчелек өчен җаваплы булды. Болар бар да киләчәктә колхоз рәисе булачак Хәкимулла абый өчен менә дигән тормыш мәктәбе – хәзерлек этаплары була. “Дружба”дагы ике милләт вәкилләре татарлар һәм удмуртлар белән эшләү тәҗрибәсе дә әле алга таба бик ярап куя. Биредә дә, шулай ук аннан соң рәис булган “Правда” колхозында да дүрт еллап эшли ул. Әйбәт эшли, хуҗалык күрсәткечләре белән мактала. Шулай булмаса, Хәкимулла Сибәгатулловичка тагын да зуррак вазифаны ышанып тапшырырлар идемени?! 1984 елда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы – район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп билгелиләр үзен. Әмма биредә бер ел эшләүгә, үзәктәге Ленин исемендәге хуҗалыкка җитәкче куярга кирәк була. Легендар Нәфыйк ага Әхәтовтан соң дилбегәне бушатмыйча, ирешелгәннәрне югалтмыйча алып барырдай кеше дип нәкъ менә Хәкимулла Сибәгатуллинны күрәләр. “Дружба”дагы ике милләт кешеләре белән аңлашып эшләве дә исәпкә алына. Әнә шулай итеп, 25 елга сузылачак рәислек чоры башлана.
Уңышлы, бик тә уңышлы була бу чор. Аны хәтерләүче замандашлар хуҗалыкта, бигрәк тә терлекчелектә зур үзгәрешләр булды, яңа технологияләр куллану, яңа алымнарны практикага кыю кертү эзсез калмады диләр. Билгеле, игенчелектән башка гына терлекчелекне үстереп булмый. Әйдәгез, шушы чордагы кайбер саннарга, бүләкләргә генә тукталыйк. “Хуҗалык 1987, 1988 елларда Татарстан АССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып, аның дипломнарын алды, бүләкләнде. 1980-1990 елларда игенчелектәге һәм терлекчелектәге уңышлары өчен КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитетының күчмә Кызыл байрагын, ике тапкыр вымпелын, дүрт мәрҗәбә дипломнарын яулады. 1992 елда игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 49,6 центнер, 1997 елда 59,5 центнер уңыш үстереп, район хакимиятенең беренче дәрәҗә Дипломын алды, чылбырлы трактор белән бүләкләнде... Колхоз 1995 елда ук һәр савым сыердан 6000 килограммнан артык сөт савып алуга иреште. 2005 елда ул 6500 килограммнан артты. Хуҗалык мөгезле эре терлек ите һәм дуңгыз ите җитештерү тармакларында да югары җитештерүчән эшли... Производство биналары, социаль-көнкүреш объектлары төзелә”, – диелә Г.Мөхәммәтшин төзегән район энциклопедиясендә, әлеге хуҗалыкның Хәкимулла Сибәгатуллович җитәкчелек иткән еллары турында.
Халыкның тормыш-көнкүрешен кайгыртуга да зур игътибар бирә җитәкче. Бүген районның барлык хуҗалыкларында да халыкка печән-саламны капка төпләренә кайтарып бирәләр дип сөенәбез икән, бу әйбәт башлангычның “авторы” Хәкимулла абый икәнен дә онытмаска иде...
Ленин исемендәге – “Сорнай” хуҗалыгын җитәкләгән елларында берничә тапкыр газета өчен әңгәмәләр, язмалар хәзерләргә туры килде. Хаклык өчен иң элек шунысын әйтим: кайсы теманы язарга уйласаң да, бу – районда хәзерлексез барып булмый торган бердәнбер хуҗалык иде. Чөнки Хәкимулла Сибәгатулловичтан артык мәгълүмат алып булмый, ул ничектер беркайчан да эше, күрсәткечләре белән мактана белмәде. Шуңа да барыр алдыннан “коралланасың”: әлеге хуҗалык турында һәр юнәлеш буенча белешмә аласың, башкалар белән чагыштырып, анализлап карыйсың. Өстәвенә, конкрет сорауларыңны әзерләргә кирәк. 2-3 сорау уйлап кына, калганы сөйләшү барышында ачыкланыр әле дисәң, ялгышасың. Рәис синең конкрет соравыңа конкрет җавап бирә дә: “Тагын соравыгыз бармы?” – диячәк. Әмма шунысы да бар: йөз дә бер сорау бирсәң дә, ул аның барысына да авырсынмыйча, төгәл, конкрет җавап бирәчәк үзе. Ә азактан һәрбер очрашуда өстәп куячак: “Сеңлем, артык мактап язма яме! Макталасын макталдым инде...” Бу адымы, бер яктан, башкаларга юл бирү кебек тә бәяләнә ала, әмма, миңа калса, ул тормыш юлында алтын урталыкны тапты да, үзе җитәкләгән хуҗалык белән соңгы елларда ничектер серле генә әнә шул урталыкка кереп урнашты. Ныклап урнашты. Мактамый да, хурламый да торган позицияне алды. Менә шул “чик”тән чигенмәскә дигән генә максат куйды кебек. Хәер, мактанырлык күрсәткечләрен дә гадәти генә итеп, башкалар хезмәте итеп күрсәтә килде. Уйландыра торган фикерләре, кызыклы чагыштырулары, гади, аңлаешлы сөйләме белән ул һәр язманы укылышлы итәргә нигез бирә иде. Әлеге әңгәмәләрне газетага хәзерләү шулкадәр җайлы була иде, фикере эзлекле, конкрет, сорауларга җавап аңлаешлы...
Тышкы яктан кырыс кебек күренсә дә, Хәкимулла абыйдан, аның янына гозер белән барудан, фикерен әйтүдән беркем дә курыкмады дип беләм, гадилеге әлеге кырыслыкны юкка чыгара иде шул. Беркайчан дәрәҗәсе белән мактанмады, туганнарына, авылдашларына да караңгы чырай күрсәтмәде. Бу яктан алар җәмәгате Фәридә апа белән бигрәк тә пар килгәннәр. Икесе дә гаилә җанлы, туганнары, якыннары өчен гомер буе терәк-таяныч та, бөтен эшләрен ташлап ярдәмгә килеп җитүче игелек иясе дә булдылар. Үзләре үрнәгендә тәрбияләнгән балалары да шундый, сайлаган һөнәрләрендә дә мактаулы, игелекле.
“Тармаклы агач җиргә аумый”, – ди халык мәкале. Бүген Хәкимулла абыйга егәрлек бирүче көч тә, картаерга ирек бирмәүче көч тә әнә шул “тармаклар” – оныклар. Алар белән үткәргән һәр көне Аллаһыдан бүләк, күпьеллык хезмәтенә бирелгән “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме кебек үк (тыйнаклык галәмәтедер, башка хөкүмәт бүләкләре юк икән...), бәлки әле аңа караганда да кыйммәтлерәк бүләктер. Аны аңлавы, үткәненә һәм бүгенгесенә шөкер итә белүе белән дә бәхетле ул.
Искәрмә: Язмабызны ни өчен ватылмас чикләвек дип атадык, моның серен коллегаларының фикерләрен укыгач аңларсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев