Балалар да хезмәтне сакларга чакыра
Район этабына узучылар һәм җиңүчеләргә хезмәтне саклау буенча координацион советның истәлекле бүләкләре тапшырылачак
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районыбызда «Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән» дигән рәсем конкурсы үтте. Анда барлыгы 35 эш килгән иде. Нәтиҗә ясалып, өч яшь категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде. Район этабына узучылар һәм җиңүчеләргә хезмәтне саклау буенча координацион советның истәлекле бүләкләре тапшырылачак.
7-10 яшьлек балалар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Аделина Ишмурзина (Югары Ушма башлангыч мәктәбе);
2 урын – Язилә Нуриева (Салавыч күппрофильле лицее);
3 урын — Рүзәл Әүһәдиев (Чапшар башлангыч мәктәбе).
11-14 яшьлек балалар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Ранис Гибадуллин (Норма урта мәктәбе);
2 урын – Әдилә Нуриева (Сосна урта мәктәбе);
3 урын – Ирек Габделганиева (Яңгул урта мәктәбе).
15-18 яшьлек балалар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Динә Зарипова (Норма урта мәктәбе);
2 урын – Наил Салихова (Норма урта мәктәбе);
3 урын – Йолдыз Хәйретдинова (Балтач урта мәктәбе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев