Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач “Агрохимсервис”ында хезмәтне бәяли, эшләгәнне күрә беләләр (+фоторепортаж)

«Агрохимсервис» җәмгыятенең бүгенгесе ышанычлы, үткәне тарих битләренә кертерлек, ә киләчәге өчен тырыш хезмәтләре белән юл яралар.

- Җәмгыятебездә барлыгы 104 кеше эшли. Шуларга 7 айда 11 миллион 372 мең сум хезмәт хакы түләдек. Уртача хезмәт хакы 20 мең 827 сумга туры килә. Быелгы җитештерелгән продукция күләме 49 миллион 242 мең сумны тәшкил итте. 7 ай эчендә 38 мең 500 тонна вак таш, 19 мең 641 тонна известь җитештерүгә ирештек, 1 мең 396 тонна ашлама алдык һәм бу үз чиратында шуның кадәр ашлама белән районыбызның авыл хуҗалыклары тәэмин ителде дигән сүз. 3 миллион 951 мең сум акча яңа техника алуга тотылды, - ди җәмгыятьнең икътисадчысы Хәлил Гатауллин.

Һәр оешмадагы кебек биредә дә иртәнге 7гә бөтен кеше эштә булып, техникаларының төзеклеген тагын бер кат күзәтеп, эш йөкләүләрен көтеп йөриләр. Ләкин «Агрохимсервис» җәмгыятендә эшләүче шоферларның эш көннәре наряд алдым да, транспортка утырып чыгып киттем белән башланмый. Һәрберсе рейска чыгып киткәнче, көндәлек хәлләрен белеп торучы шәфкать туташы Фәйрүзә Кадыйрова янына ашыгалар. Ак халатлы әлеге мөлаем ханым һәрберсенең кан басымын үлчәп, махсус приборга өрдереп, бары аннан соң гына юлга кузгалырга рөхсәт бирә. Кулларына «путевкаларын» алган шоферлар һәм тракторчылар территория эчендә урнашкан, җәмгыять заправкасында ягулык салганнан соң объектларга бүленәләр. Механизаторларның күпчелеге инде озак еллар эшли, дөрес, яшьләр дә килә җәмгыятькә. Соңгы бер ел эчендә генә дә 3 егет шофер, ә икәү тракторчы буларак эшкә алынган. Хезмәт хакы әйбәт булгач, вакытында түләнгәч, иң мөһиме хезмәтеңне күреп, бәяли белгәч, нигә әле эшләмәскә, ди.

Җәмгыятьнең башкара торган эшләре бер юнәлештә генә түгел: алар район хуҗалыкларын ашлама белән дә тәэмин итә, 3 төрле фракциядә вакланган таш та чыгара, үзләренең иген кырлары бар, авыл хуҗалыгы кырларын известьләү белән дә шөгыльләнәләр, машиналарны ремонтлап, буяп, развал-схождение дә ясыйлар. Әйе, моның кадәр юнәлешне бербөтен итеп алып бару өчен җитәкченең беренчедән эш тәртибен белүе, икенчедән сабыр булуы кирәк. Инде әлеге оешма белән бергә олуг хөрмәткә лаек җитәкче Наил Гыйләҗевның һәрбер юнәлешкә үз фикере булып, көчле инициативалы шәхес булуына берәүнең дә шиге юк. Юкса, коры кырда барлыкка килгән база бүгенге көндә шуның кадәр үсеш ала алыр иде мени?

«Агрохимсервис»лылар эшли торган кайсы гына объектка барма, барысында оешканлык сизелә. Кырларда урып-җыю тәмамланганчы Чепья карьерында җитештерелә торган известь тиешле урынга ташып куела икән, аннары инде мул игеннәрдән бушап калган җирләргә аны кертү процессы башлана. Узган атнада «Агрохисервис»лылар Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең 45, 6 гектарлы басуын известьләүдә эшли иделәр. «МХА-7» шоферлары Леонид Наздеков, Раяз Гапсәләмов (шулай ук әлеге төркемнең бригадиры да), Игорь Плотников һәм погрузчикта эшләүче Илдус Миңнуллин вакытны бушка исраф итмичә, йөкләнгән эшне тиешле дәрәҗәдә башкаралар. Известьлисе җирләр күләме 2400 гектар булса, шуның 1500е инде эшләнгән. Районыбызның "Агрохимсервис" җәмгыяте җиргә известь кертү белән бергә, Балтач район җирлегендә урнашкан авылларның урамнарын (җирле хуҗалыкларның терлекчелек фермалары һәм машина-трактор паркы территорияләрен) үзләрендә җитештерелгән вак таш белән төзекләндерү эшләре алып бара. Үзара салым акчаларына быел 10 миллион ярымлык эш башкарганнар, әле тагын шуның кадәр планда бар икән. Бөрбаш, Карадуган, Куныр, Нөнәгәр, Субаш, Кече Лызи, Шубан, Смәел, Чепья, Яңгул авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасына авыл урамнарына вак таш җәелгән инде. Дөрес, әле кайберләрендә ул эшләнү этабында. Ә Арча районының Үрнәк һәм Наласа авыл җирлегендә, шулай ук үзебезнең Салавыч, Борнак, Карадуган авыл җирлекләрендә әле киләчәктә башкарыласы эшләр дә бар.

Бүгенге көндә җәмгыять үзенең 564 гектар җирләренең (арендалаганы белән бергә) чиста парга калдырылган 200 гектарында көзге чәчү эшләре башкара. Җәмгыятьнең эшләре, хезмәткәрләре белән танышып йөргәндә дә иң беренче шушы эшнең беренче этабына юлыктым. Фердинанд Зиатдиновның «КамАЗ»ына ашлама төялгән булса, прицебына кранда эшләүче Ришат Ханнанов җир эшкәртү җайланмаларын төйи иде. Калган шоферлар да эшләре белән мәшгульләр. Кемдер «тимер ат»ына ягулык салса, икенче берсе яктырту приборларын чистарта, тәрәзәләрен сөртә, ә токарь хезмәтен башкаручы Равил абый Нәбиев ремонтта булган техникага кирәкле запас частьларны барлап бирә. Менә шулай башланып киткән иртәләре көн дә уңышлы булсын иде. Чөнки аларны да йортларында якыннары көтеп, көн дә исәнлек теләп торалар.

Берничә юнәлешнең берсе - җиңел машиналар ремонтлауны әйтеп киткән идек. Тәгәрмәчләргә развал-схождение ясау, шиномонтаж, автомобильләрне буяу кебек эшләр белән озак еллардан бирле Азат Саттаров белән Әгъзәм Гафуров шөгыльләнә. Осталарның-остасы шул алар, шуңа да бервакыт та да эш урыннары буш булмый, ничә керсәң дә машина янында алар. Эшләрен сыйфатлы итеп башкарулары бу юнәлештә үзләрен танытуга этәргеч бирде дә инде.

Арбаш карьерында да эшләре гөрләп бара. Көннәрнең бик эссе торуы, тузан булуы техникада эшләүчеләргә кыенлык тудырса да, кояшлы көннәрдә эшләп калырга ашыга алар. Чөнки яңгырлы көнне сеткалар тыгылып, эшли алмыйлар икән.

- Биредә эш тәртибе түбәндәгечә бара: «Т-330» маркалы ике бульдозер кара балчыкны читкә этәреп куя, аннан соң кызыл балчык алына һәм таш чыга, шул ташны ваклагычка чиратлап 3 «КамАЗ» ташый. Ваклагычка кергән таш ватыла, аннары сетка аша иләп чыгарыла, шуның нәтиҗәсендә ташы һәм балчыгы аерыла. Вак таш өч төрле фракциядә чыга: 40х70, 20х40, 10х20 размерларында. Көнлек җитештерелү күләме - 500-600 тонна. Ә балчык белән ахырдан бөтен кулланган җирләребезне каплап китәбез, - ди карьер җитәкчесе Рафис Сәгыйтов. Авыр хезмәтләрен җиңеләйтү максатыннан, биредә душ эшли, төшке ашны үзләренең ашханәләреннән алып килеп ашаталар, эшкә алып бару һәм алып кайту вахта белән башкарыла.

Җыеп алынган игеннәренең уңышлары белән дә кызыксынып китмичә кала алмадым. Көзге бодай 50 центнер тирәсе уңыш бирсә, арпаның уртача уңышы 20 центнер булган. Үзләре җитештергән ашлык эшчеләренә дә өләшенәчәк, шулай ук лизингка алынасы техника өчен Шәмәрдән элеваторына 200 тонна арпа чыгарылган. Быел каток, печән җыйгыч алганнар, кукуруз ургычы алу артыннан йөриләр.

Төзелеш эшләреннән дә туктап тормыйлар. Ишегалларына кирпеч алып кайтып бушатканнар, территорияләре зур булу, өстәмә биналар төзергә дә мөмкинлек бирә. Төзелгәннәрендә уңайлыкларны заманча итү өстендә дә күләмле эш алып баралар. Узган ел ремонт мастерскоенда анда булган хезмәт шартларын яхшырту буенча ремонт һәм реконструкция эшләре башкарылган. Мастерскойның стеналары җылытылган, барлык тәрәзәләр пластикка алыштырылган. Җылыту системасына ремонт үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250