Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта чистартканның кадерен белмиләр

Игелекле кешеләр Көек авылы плотинасының тирә-ягын чистартып, коену өчен уңайлыклар тудырганнар дип язган идек. Әмма бездә халык чистартканның кадерен белми.

Су коенырга килүчеләр үзләре артыннан күпме чүп калдырып китә. Биредә яшәүче бер әфәнденең көн саен кичен плотина тирәсен райондашларыбыз калдырган чүпне җыештырган вакытын шәхсән үземнең күргәнем бар.

- Йөзә белмәгәннәр өчен су кырыена махсус балоннар да куйдырткан идек. Инде аларны тишеп бетереләр, суда йөзгәннән соң урынына да куеп китмиләр, - ди ул.

Казан пляжларына барсаң, мондый уңайлылыклар барысы да акчага булыр иде. Ә без исә булдырган уңайлыкның, чисталыкның кадерен белмибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250