Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаҗәеп дәрәҗәдәге игелегегез онытылмас

Искиткеч матур, эссе 6 август көнне янгын чыгып, күз ачып йомган арада йорт-җиребез тулысынча янып бетте. Урамда яланаяк басып калдык. Башта күңел берничек тә ышана алмады. Без читтән кайткан кешеләр булганлыктан, бернинди ярдәм дә булмас инде, бетүебез шушыдыр дип яшәүдән өмет өзгән идек … Барысы да юкка булган. Балтач ягы...

Рухи һәм матди ярдәм күрсәткән күршеләребезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Иң зур ярдәмне «Агрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗев күрсәтте, аңа күңел түрләреннән чыккан иң олы рәхмәтләрне җиткерәбез. Безгә төшкән бөтен авырлыкны үз җилкәсенә күтәргән Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллинга, мәрхәмәтле авыл халкына, районыбыз җитәкчеләре Рамил Нотфуллин, Рамил Шакиров, Рашит Ильясовка, оешма-предприятие җитәкчеләренә һәм анда эшләүчеләргә, Норма, Кариле мәчетләреннән килгән ярдәмнәргә, Төмән шәһәрендә яшәүче Раиф Мөхәммәтҗановка һәм Фәридә ханымга чиксез рәхмәтлебез.
Яңгул егетләре һәм дөнья бәһасенә торырлык киявебез Рашат Фатыховның искиткеч зур тырышлыклары аркасында яңа йортлы булдык, Аллаһыга шөкер.
Ярдәмгә килгән изге күңелле кешеләр, бу яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, мондый хәлне берегезгә дә күрергә язмасын.
Старцевлар гаиләсе
Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250