Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хыяллар әкияттә генә тормышка аша

Беркөнне редакциябезгә бик борчулы бер абзый килеп керде. «Гозерем бар иде сезгә, кызымның тормыш юлын сөйлисем килә, башкалар шуннан гыйбрәт алсын иде. Ул эшләгән хаталарны кабатламасыннар, андый кешеләрдән саклансыннар, кияүгә ашыгып чыкмасыннар иде», диде.

Мәхәббәтне төрле кеше төрлечә кабул итә шул, кемдер озак вакытлар кешене тормышына кертергә теләмичә йөреп, аннары гомере буе бәхетенә шөкер итеп яши, кемдер киресенчә. Гөлфия белән дә шулаерак килеп чыга. Икесе дә бистәдә туып үскән егет белән кыз танышып, очраша башлыйлар. Гашыйк булып, күзгә ак-кара күренми торган көннәрне алар да кичерә. Бер-берсеннән башка тормышны күз алдына да китерә алмый башлагач, гаилә корып, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр бергә булу турында хыялланалар. Ләкин һәрбер хыял әкияттә генә тормышка аша шул, ә тормыш башкачарак көйне уйната …

Матур гына яшәп китә алар. Көн дә бер-берсен күрергә зарыгышып торалар, тизрәк кич җитеп, өйгә кайтырга телиләр. Бөтен шатлыкны да, күңелсезлекләрне дә бергә бүлешәләр. Ләкин гаилә булып яши башлап, озак та үтми Гөлфия Русланның (исемнәр үзгәртелде) чын йөзен күрә башлый. Моңарчы бернинди авыр сүз дә әйтмәгән егет өйләнгәч үзгәрә, тел дә кылыч белән кискәндәй «суга», кул да тик тормый, кайчак пычак белән дә янаулар булгалый. Түзә яшь хатын, әти-әнисенә дә сиздерми, бары бөтен хәсрәтләрен мендәр белән бүлешеп, күз яшьләрен дә аңа сеңдерә.
Ә бит әле шул вакытта гаиләне бөтенләндереп башта ир бала, аннары кечкенә генә кызчык дөньяга аваз сала. Гөлфия аларны үстерү өчен дә көчен кызганмый, ире бит юньле-башлы бер җирдә дә эшләми, аның өстенә шешә белән дуслыгы да бар. Кайчакта бөтен авырлыкны хатынның үзенә генә дә тартырга туры килә. Кемдер ни өчен шундый кешедән ике бала алып кайткан соң ул дияр, хатын-кызлар бөтенебез дә бер шул, бала гаиләне ныгытып җибәрер, ирем үзгәрер дип өметләнәбез.

Тормыш шулай үтә, бүген инде малайларына 11 яшь, бала гаиләдәге хәлләрне күреп үскәнгә әтисенә битарафлык, ә бәлки курку белән карый. Кызлары кечерәк булгач барсын да аңлап бетерми, алай да әнисен якынрак итә. Тормышның алга бармаганын күреп арган хатын көннәрдән бер көнне бик зур адым ясый - аерылышырга гариза бирә. Узган елның көз аенда суд әлеге ир белән хатынны аерырга дигән карар кабул итә.
Ләкин бүгенге көндә дә Гөлфия тынычлык күрми, чөнки Руслан телефоннан янап кына калмыйча, балаларга тиешле әйберләрне дә бирми икән. Бигрәк тә сәпидсез тилмергәнгә йөрәкләре әрни балаларның. Ә бит кайчандыр бу мөнәсәбәтләр дә матур сүзләрдән һәм бер-береңне үпкәләтүдән куркудан башланган булган. Кызлар, чыннан да әлеге язмадан гыйбрәт алып, тормыш иптәше сайлаганда әти-әни киңәшенә дә колак салсагыз иде.
Фото: onlainnews

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250