Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирләр юк бит ул хәзер ...

Бистәнең "Нур" кибете янындагы бу баскычтан бала утыргычы этеп тәүге генә менүем түгел. Менеп җитәрәк, тәгәрмәчләр эләгә дә кала, алдан берәрсе колясканы, я велосипедны тартырга булышмаса, кирегә төшәргә туры килә.

Машина юлыннан үтсәң дә була, ләкин шоферларга комачаулыйсы килми. Әнә шул чакта миңа гел хатын-кызлар ярдәм итә. Бу юлы да ягымлы гына бер апа менәргә булышты. Соңгыларында да гүзәл затлардан ярдәм күрдем. Юкса, шул баскычтан ир затлары да үтә, ләкин күрмәмешкә салышалар, шуннан да меналмаска диләрдер инде. Тормыш иткән ханымнар, ирләр юк бит ул хәзер дияргә ярата, джентельменнар дип әйтүе инде. Әллә дөрес инде... Бөтен кешене дә бер калыпка салырга ярамый, анысы, әмма хатын-кызга ярдәм кулы сузу - ир-егетнең борынгы бабаларыбыздан ук килгән күркәм бурычы дияр идем мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250