Кечкенә авылның зурлыгы (ахыры)
Изге Тукаебызның әнисе Бибимәмдүдәгә Казан артының шушы ерак почмагына сыенган кечкенә авылга килен булып төшәргә язган була.
Җәмәгате вафат булгач Мөхәммәтшакир хәзрәт 1888 елның 22 декабрендә Бибимәмдүдә белән никахлаша. Хәзрәткә инде бу вакытта 69 яшь, Бибимәмдүдәгә исә әле 23 яшь кенә. Үзенең әле ярты яше дә тулмаган беренче һәм соңгы баласы Габдуллаҗан белән тол калган яшь ана әлеге адымга теләсә-теләмәсә дә барырга мәҗбүр була - әтисе Зиннәтулла йортында үзенең алты баласы белән килгән үги әни, ире йортында аның туганнары хуҗа…
Сосна пүчинкәсендә кыска гына гомер яшәсә дә, Бибимәмдүдә авыл кешеләре күңелендә якты хатирәләр калдыра. Авылның инде бакыйлыкка күчкән өлкәннәре аның бик тә чибәр булуын, күркәм моңлы-мәкамле тавышы белән бик тә тәэсирле итеп Корьән аятьләрен укуын, эшкә бик тә җитез-елдам булуын искә ала торган булганнар. Истәлекләрдә аның бик тә пөхтә киенүе, кешеләр белән бик тә ягымлы, итәгатьле мөнәсәбәттә булуы телгә алына. Ул өенә җыеп кыз балаларга дәрес биргән, аларны укырга-язарга өйрәтүгә зур игътибар иткән. Аның шигырьләр, бәетләр иҗат итүе телгә алына. Күрәсең, шанлы Кышкар мәдрәсәсендә укып ныклы-нигезле белем алган, ипле холыклы, күркәм әдәпле әтисе Зиннәтулла хәзрәтнең бәрәкәтле йогынтысы зур булган.
Яңа урынга урнашып җитү белән 1889 елның башында Бибимәмдүдә фәкыйрь ялгыз карчык Шәрифәдә калдырган сабый улын үз янына алдыра. Үзенең Сосна пүчинкәсенә килүен шагыйрь «Исемдә калганнар»ында бик тәэсирле итеп бәян итә: «Мин бу карчыкта торган мөддәттә анам да теге муллага үзләшеп йиткән булса кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алырга атлар йибәрткән.
Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.
Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаларда миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы, нидәндер, мин хәзер дә атка утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганыны онытмаган шикелле булам.
Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим, ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә».
Сосна пүчинкәсе авылы табигатьнең гаять хозур бер почмагына урнашкан. Авылның сул тарафыннан аны усал җил-давыллардан саклап куе урман-куаклыклар белән капланган шактый гына текә Көшкәт тавы сузылып киткән. Тау иңләп йөгерек сулы, язларын кырыс табигатьле Көшкәт елгасы ага. Тау астыннан саркып чыккан саф сулы дистәгә якын чишмә челтерәп агып ята. Елга яры буйлап тезелеп киткән авыл өйләре балкып тора. Авылның нәкъ уртасыннан көньякка таба басу юлы менеп китә. Авыл бакчалары бетүгә шушы юлның бер ягында мәчет, икенче ягында зират урнашкан. Алар һәр юлчыны фанилык һәм бакыйлык турында уйланырга чакырып каршы ала, озатып кала…
Шулай итеп, Сосна пүчинкәсенә килү белән ананың да, булачак шагыйрьнең дә тормышы көйләнә, сабый күңеленә бик тә зарур булган ана назы кайта. Әмма бу көйле тормыш озакка бармый – Бибимәмдүдә авырып китә һәм 1890 елның 18 гыйнваренда вафат була. Аның җәсаден Сосна пүчинкәсе зиратында җир куенына иңдерәләр. Габдулла өч яшь тә тугыз айлык сабый килеш тома ятим булып кала. Менә шушы сабый хәтере белән ул әнисе белән мәңгелеккә хушлашу мизгелләрен үзәк өзгеч бер моң белән искә ала: «… мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» дип шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын.
Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән».
Сөекле шагыйребезнең Сосна пүчинкәсе авылында узган өч-дүрт яшь арасындагы бер ел сабыйлык гомере әнә шулай тәмамлана. Шагыйрь күңелендә гомере буе җуелмас бәхетле һәм хәсрәтле хатирәләр калдыра ул чор. Тукай тормышының Сосна пүчинкәсе чорын шактый еллар үткәч тә искә ала, алар турында уйлана. «Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы,/ Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы…» дип мөрәҗәгать итә ул әнисенә күп еллар узгач. Бибимәмдүдә абыстайның кабере өстенә Г.Тукайның тууына 100 яшь тулган көннәрдә архитектор Р.Билалов проекты буенча эшләнгән мәрмәр таш куелды, кабер төзекләндерелде. Кабер ташы алдына куелган кара гранит ташта шагыйрьнең нәкъ менә шушы үзәк өзгеч моңлы юллары язылган.
Күпләрне Мөхәммәтшакир хәзрәтнең Мәмдүдә абыстайның вафатыннан соңгы язмышы кызыксындыра. Мәмдүдә абыстайдан аермалы буларак, «каты токым»нан була ул. Икенче мәртәбә тол калганда аңа инде әз дә түгел, күп тә түгел 70 яшь. Ул өченче мәртәбә Әсмабикә Касыйм кызына өйләнә һәм аларның бер-бер артлы Закир, Гамилә, Фатыйх исемле балалары туа. Әмма аларны инде яңа хатынга – Смәел авылыннан Фатыймага үстерергә туры килә, чөнки Әсмабикә дә вакытсыз үлеп китә. Фатыйма абыстайдан соң 80 яшьтән узган Шакир хәзрәт Сосна авылыннан Мәүлидә исемле яшь хатын белән никахлаша һәм аларның 1909 елда Шамил исемле уртак балалары туа. Әхмәтхан ага Гыйлманов үзенең Шамилдан бераз гына яшьрэк булуын, аның белән бергә уйнап үскәнен искә ала торган булган. Шакир хәзрәтнең соңгы баласы булган Шамил 1942 елда Бөек Ватан сугышы яуларында һәлак була. Аның Сәйдә исемле кызы хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши. Игътибар итик, авылның күпне күргән-күпне кичергән мәчете үз урынына кайтарылып, яңадан торгызылганда нәкъ менә Шакир хәзрәтнең улы Фатыйхтан туган Казанда яшәүче оныгы Мәхмүт мәчет манарасына кую өчен ярымай ясатып алып кайтып бүләк итте!
(Язманның башы ).
Гарифҗан
МӨХӘММӘТШИН,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев