Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршедәге хакыйкать

Кайчакта күңелнең шулкадәр тулып ташыган чагы була ки, эчеңдәгесен очраклы кешегә ачасың да саласың. Гөләндәм апаның да шундый чагы булды, күрәсең, таныш түгел дип тормады, йөрәгенә җыелганнарын минем белән бүлеште. Ә мин, үз чиратымда, аның тарихын гыйбрәт буларак бәян итәм.

Әтисез генә үскән кызның - Гөләндәмнең - ир затына хөрмәте зур була. Чөнки әнисенең "Их, әтиең исән булсамы..." дигән, йөрәкләрне телеп торган сүзләрен күп тапкырлар ишеткәне була аның. Иренең вафатыннан соң, әнисе Гөлсылу башка тормышка чыкмаган. Үзе күп балалы гаиләдә үсеп, туган нигезенә сыймаган. Юк, артык булмаган Гөлсылу, бары тик әнисе ике килен белән бергә яшәгәнлектән, абыйларын башка чыгарыр мөмкинлеге булмаган аның.

Гөлсылуның кайнанасы ачык күңелле, үтә дә сабыр, кешелекле хатын була. Киленен беренче көннән үк үз итә ул. Белгәнен бергәләп эшлиләр, белмәгәнен өйрәтә кайнана кеше. Беркайчан да "Алай дөрес түгел, тегене белмисең, моны эшләмисең" дип киленен бимазаламаган. Улын вакытсыз җир куенына иңдергәч тә киленгә ишек ягына төртеп күрсәтмәгән, киресенчә, бергә яшәп калуын үтенгән, улыннан калган бердәнбер төс - Гөләндәмне дә бик яраткан ул, итәгеннән дә төшермәгән. Үсә төшкәч, кызчык аның иң якын сердәшчесенә, ярдәмчесенә әйләнгән.
Аналы-кызлы карчыкны яхшы тәрбия кылып, хөрмәттә яшәтеп, соңгы юлга озаталар.

Гөләндәмнең дә буй җиткереп, тормыш корыр чагы җитә. Тиң яры итеп күргән, бәхетем дип белгән Хөсәен белән никах җепләрен бәйли алар. Дөрестән дә, Хөсәен бик ипле кеше булып чыга. Кулы эш белә, кешегә ялынып йөрисе булмый. Булганына шөкер итеп, булмаганын булдырырга тырышып, хезмәт белән көн күрәләр.

Көттереп кенә, инде булмас ахры дигән уйлар белән йөргәндә, ниһаять, Гөләндәм авырга кала. Нәкъ тугыз ай дигәндә тупырдап торган уллары дөньяга аваз сала. Аңа Гомәр дип исем кушалар. Уллары үсә төшкәч, иптәшкә кыз бала алып кайтасылары бик килсә дә, башкача андый бәхетне татый алмый ир белән хатын. Шуңа да бар яшәгәннәре, тапканнары уллары өчен була.

Гомәр армияда булып кайта. Чечняда хезмәт итәргә туры килә егеткә. "Ул чакларда ут йотып яшәдек", - дип искә ала Гөләндәм апа. Бердәнбер улларын, терәк булырдай кешеләрен югалтырбыз дип курыккан алар. Гомәрне исән-имин армия хезмәтеннән каршы алу алар өчен икеләтә бәйрәмгә тиң була.

Ир хакын хаклап яши торган хатын була Гөләндәм. Беркайчан да Хөсәененең сүзеннән чыкмый, ул әйткәнчә яши, өйдә ата сүзе бер һәм берәгәйле була. Гомәр дә әтисен санлап яши, берәр эш башлаганда башта аның белән киңәшә. Ошатып йөргән кызы барлыгын, өйләнәсе килүен дә башта әтисенә җиткерә ул. Бу яңалыкны ирле-хатынлы шатланып кабул итә. Килен төшерәләр, гөрләтеп туй уздыралар.

Кайнана булгач, Гөләндәм үз кайнанасыннан күргән яхшылыкны килененә дә бирергә тырыша. Тел-теш тидерми, яшьләрнең үзләренчә һәм бәхетле яшәүләрен тели. Улын, киленен үз янына утыртып, онык сөясе, йортларын шат сабыйлар авазына күмәсе килүен әйтә. Үзенә менә Ходай берне генә насыйп итте бит - Гомәр берүзе үсте. Оныкларына башка язмыш тели кайнана - йөрешеп яшәр кешеләре булсын, ди.

Гомәрнең башта улы, аннары кызы туа. Әбиләре Гөләндәмнең җылы канаты астында тәгәрәшеп үсә сабыйлар.

Күршеләрендә генә яшәгән ялгыз карчык вафат булгач, аның йортын бер марҗа хатынына саталар. Ике баласы белән кайтып урнашкан хатынны башта үз итми күрше-күлән. Чит милләттән булгач, Гөләндәмгә дә аның белән аралашу кыенга туры килә. Шуңа күрә үзе башлап сөйләшергә кыймый.

Күпмедер вакыт узгач, Наташа боларга үзе килеп керә. Ире булмагач, эшче кул ярдәме кирәк икән. Әле келәм элдерткән, әле люстра, әле идәненең бер турысы шыгырдый, әле сайгак алыштырасы бар икән. Хөсәен шулай иттереп күрше хатынына булышкалап йөргән. Гөләндәм генә белми-сизми калган: ире Наташаның куенында назланырга өлгергән бит. Ир кулы гына түгел, назлы кочак та кирәк булган Наташага. Гөләндәм бу хакта очраклы рәвештә генә - улы белән ире арасында бәхәс килеп чыккач кына белеп ала.

Берсендә, Хөсәен күрше хатынга булышыр өчен, Гомәрне дә алып кергән.

Шунда Наташаның күзе инде Гомәргә төшкән. Гомәр дә хатынның назларын кире какмаган. Кача-поса гына, бакча артлатып кереп йөргән "күрше апасы" янына. Ә берсендә, һич көтмәгәндә, боларның өсләренә Хөсәен килеп кергән. Шунда аталы-уллы арасында бәхәс купкан. Менә кайчан гына Гөләндәмнең күзләре ачыла, чак артына аумыйча кала ул. Бар булмышы белән яраткан ире һәм сөекле улы нәрсә эшләп ятканнар бит. Икәүләшеп Наташа янына кереп йөргәннәр - хурлыгы ни тора! Билгеле, күрше хатыны карт Хөсәенне сайламый, Гомәрне кулай күрә. Гомәр беркемне дә тыңлап тормыйча, газиз балаларын да санга сукмыйча, әйберләрен җыеп, Наташа йортына күчеп керә.

Авылда бу хакта бер шаулап сөйлиләр дә, тыналар. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате дигәндәй. Барыннан да бигрәк, әлеге хәлләрне килен бик авыр кичерә. Башта, бәлки кайтыр әле, дигән өмет белән яши. Аннары, Гомәрнең үзенә генә карата түгел, балаларына да суынуын күргәч, туган йортына китү ягын карый. "Әти" дип Гомәрнең каршысына йөгереп чыккан балаларын күрү аеруча авыр була аңа. Ә әтиләре исә аларны кулына алып сөйми, сөйләшми, берни булмагандай узып китә. Үзенеке булмаса да, чит хатын балаларын җитәкләп йөри, тәм-томын да ташый, хәтта велосипед та алып бирә. Наташа Гомәргә балаларын сөю түгел, кара-каршы яшәгән әнисе Гөләндәм белән сөйләшүен дә тыя.

"Менә шундый аянычлы көнгә калган чакларым, - дип өзгәләнә Гөләндәм апа. - Җир йөзендә нинди генә хатыннар юк, гаиләле дип тә тормыйлар, бала күз яшеннән дә курыкмыйлар, аерып алып үз тормышларын көйлиләр".

Ә Хөсәен абыйга килгәндә, ялгыш адымын таныган ул, Гөләндәм ападан кат-кат гафу үтенгән. Наташага ярдәм иткәндә улы Гомәрне ияртеп керүенә дә бик үкенгән. "Минем аркада гына улымның гаиләсе җимерелде, оныклар әтисез калды", - дип кайгыра икән.

Наташа Гомәргә бер бала тапкан. Күченеп тә китмәгәннәр ичмаса, шунда - күршедә генә яшәп яталар. "Әле дә булса аралашкан юк, оныклар белән дә юллар аерылды, тормыш туктап калгандай тоела безгә", - дип сүзен тәмамлады Гөләндәм апа.

Ояты качкан шундый бәндәләрдән үзең сакласаң иде, Ходаем!

Лилия САТТАРОВА.
Чыганак: baxetem_sin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250