Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кускемда эшләп яшиләр

Эш яшендә булганнарның күбесе "Активист" җәмгыятендә эшли. Любовь Петрова да гомере буе шушы җәмгыятьтә дуңгызчылыкта эшләгән.

- 1982 елда Кускем авылына күрше Киров өлкәсеннән килен булып төштем. Тормыш иптәшем Николай белән өч кыз тәрбияләп үстердек. Кызганыч, бер балабыз гына бик иртә гүр иясе булды. Авылда яшәүчеләрнең һәрберсе кебек эшләп яшибез инде. Хуҗалыгыбызда өч сыер, бозаулардан тыш, күп итеп кош-корт асрыйбыз, яшелчәсе, җиләк-җимеше үзебезнеке. Җәмгыять эшләгән кешегә ашлыгын, печән-саламын вакытында биреп бара. Авылдашлар арасында 4-5әр сыер асраучылар да бар. Сөтне Дорга авылыннан Вячеслав Шакаев килеп җыя. Капка төбеннән килеп алып киткәч, вакытында акчасын түләгәч, бик уңайлы. Авыл халкы өчен сөт сату, күп көч сораса да, өстәмә акча бит, - ди Любовь Петрова.

Петровларның бер кызлары кияүдә, төпчекләре Анжелла Норма һөнәр лицеенда пешекче һөнәрен үзләштерә. Практиканы күрше Пыжмара балалар бакчасында үткән. Җәйге ялларда әти-әнисенә печән җыярга булышкан. Анжелладан укып бетергәч, кая баруы хакында да кызыксындык.
- Әле бит укып бетерәсем бар. Киләчәк күрсәтер, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250