Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗбүри мәллә ул?

Мәктәпләрдә укулар башланды, балалар өчен манту, гриппка каршы прививкаларны пропагандалау китте.

Сорау: Мәктәпләрдә укулар башланды, балалар өчен манту, гриппка каршы прививкаларны пропагандалау китте. Минем бик тә беләсем килә, әлеге уколлар кай ягы белән әһәмиятле? Аларның максатлары нинди? Ясатып та барыбер авырыйлар түгелме соң? Аларны ясату мәҗбүри түгелдер бит?

Җавап: Үзегез әйткәнчә, хәзер нәкъ менә прививкалар чоры булганлыктан, медицина хезмәтләреннән файдаланучы кулланучыбызга башта гриппка каршы вакцина турында кыскача гына аңлатып үтик. Гриппка каршы вакцинациянең төп максаты — кешеләрне грипп эпидемиясеннән саклау, инфекциянең массакүләм таралуына чик кую. Кечкенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатыннар, шулай ук хроник авырулардан интегүчеләр һәм бигрәк тә иммунодефицитлы кешеләргә вакцина ясату кирәк. Вакцина грипп вируслары штаммнарыннан саклый, алар, эпидемиологлар фаразлавынча, киләсе сезонда иң киң таралачак. Грипп-ка каршы традицион вакциналар («өч валентлы» вакциналар) гриппның өч A (H1N1), A (H3N2) һәм В гриппы вирусыннан сак-лану өчен билгеләнгән. Шулай ук гриппның дүрт вирусыннан («дүрт валентлы» вакциналар) саклану өчен билгеләнгән вакциналар да бар. Алар өч валентлы вакцина кебек үк вируслардан саклый, ләкин өстәмә рәвештә В гриппы вирусының тагын бер ихтимал штаммы антигеннары бар. Авыручылар саны ел дәвамында күзәтелә, шуңа күрә прививканы ел саен ясарга кирәк. Гриппка каршы прививка ясау аркасында авыру мөмкин түгел, чөнки җитештерү процессында вируслар вирулентлыгын югалта һәм прививка ясаткан кешегә грипп-ны йоктырта алмый, ләкин шуны истән чыгармаска кирәк, грипп-ка каршы иммунитет 2 атна дәвамында эшләп чыгарыла.

Прививка ясатыр алдыннан, һичшиксез, табибка күренү мөһим. Вакцинация көнендә температура күтәрелсә, салкын тию яки ОРВИ билгеләре күзәтелсә, прививка ясатырга кирәкми. Әлеге симптомнарның беткәнен көтәсе була.

Грипп һәрвакыт кискен башлана: 2-3 сәгать эчендә тән температурасы 39 градус һәм аннан да югарырак күтәрелә һәм 3-4 көн тора, баш бик нык авырый, мускуллар сызлый. Газаплы коры йөткерү, борын тыгылу 1-2 көннән соң гына күренергә мөмкин. Ә менә ОРВИ вакытында борын тыгылуы һәм томау шундук барлыкка килә, шулай ук тамак авыртуы һәм уртача йөткерү дә. Онытмагыз: дөрес диагнозны һәм төгәл дәвалауны табиб кына билгели ала. Сакланырга кирәк инде, кешеләр күп җыелган урыннарда йөрмәскә, йөрсәң дә битлек кулланырга кирәк, төчкергән, йөткергән кешеләр янында тормагыз, кулларыгызны даими рәвештә сабын белән яхшылап юыгыз, бигрәк тә урамнан кергәч һәм җәмәгать транспортыннан төшкәч. Борын куышлыгын да юдыртырга кирәк. Бүлмәләрне даими җилләтегез, дымлы чүпрәк белән җыештырыгыз. Составында С витамины булган ризыкларны мөмкин кадәр күбрәк ашагыз (мүк җиләге, брусника, лимон һ. б.). Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

Мантуга килгәндә, ул балада туберкулез чире бармы-юкмы, шуны ачыклый. Туберкулез — кешенең төрле орган һәм күзәнәкләрен зарарлаучы Кох таякчыгы тудырган куркыныч инфекцион авыру. Зарарлану чыганагы — үпкә туберкулезының актив формасы белән авыручы кеше. Кох таякчыгы организмга зарарланган һаваны сулаган очракта эләгә, шунлыктан, теләсә кайсы урында зарарланырга мөмкин: җәмәгать транспортында, кунакта, яки туберкулез белән авыручы мөгезле эре терлек сөтеннән җитештерелгән сөт ризыкларын куллану нәтиҗәсендә. Сәламәт балаларга гомеренең 3-7нче көннәрендә үк БЦЖ-М вакцинасы ясала, 7 яшьтә ревакцинация үткәрелә. Боларны сезнең балагызга ясаганнардыр. Бу БЦЖ-М вакцинасы тере, ләкин көчсезләндерелгән туберкулез микобактериясе штаммы ярдәмендә башкарыла. Прививка ясалмаган балага туберкулез авыруын йоктыру куркынычы яный. БЦЖ вакцинасы ясалган һәр балага 12 айдан башлап 8 яшькә кадәр ел саен Манту пробасы, ә 8 яшьтән 17 яшькә кадәр Диаскинтест үткәрелә. Массакүләм иммунодиагностиканың максаты — туберкулез микобактерияләре белән беренчел зарарлану очрак-ларын ачыклау. Аның нәтиҗәсе 72 сәгатьтән соң, папула размерын миллиметрларда үлчәү юлы белән билгеләнә. Папула размеры 5мм һәм аннан зуррак булган очракта, 6 көн эчендә, тикшерүне дәвам итү максатыннан, туберкулезга каршы балалар диспансерына тикшеренүгә җибәрелә. Туберкулезга каршы үзенчәлекле булмаган профилактик чаралар да бар. Ягъни, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, ачык һавада спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану. Ризыкны көнгә 3 тапкырдан да ким кабул итмәскә киңәш ителә. Баланың сәламәтлеге өчен файдалы ризыклар алар — җиләк- җимешләр, яшелчәләр, ит һәм йомырка, сөт ризыклары. Шәхси гигиена таләпләрен үтәү бик мөһим. Иң мөһиме, манту пробасыннан баш тартмаска кирәк. Ул табибка туберкулез чирен вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк. 

Медицина хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучы өчен боларның берсе дә мәҗбүридән-мәҗбүри эшләнми, әмма баланың сәламәтлеге өчен әлеге эшләрне башкару кирәк. Ни өчен икәнлеген аңлатырга тырыштык.

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек кулланучы почмагы