Миңнебаевлар – данлыклы нәсел
«Без тарихта эзлебез» дип аталган шәҗәрәләр фестиваленең финал этабында Нормада гомер итүче Гөлсем һәм Мулланур Миңнебаевлар гаиләсенә тиңнәр булмады.
Хәтерләсәгез, март аенда шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы Норма мәдәният йортында узган иде. 22 буынны ачыклап, 63 шәҗәрә төзегән Миңнебаевлар ул чакта ук эзләнүчәнлекләре белән сокландырдылар. Апрель аенда исә алар Теләчедә узган зона этабында Балтач данын яклап чыгыш ясадылар. Һәм кабат җиңү яуладылар. Халыкара гаилә көнендә, Казанда шәҗәрәләр фестиваленең финал этабы узды. Гөлсем һәм Мулланур Миңнебаевлар гаиләсе республика күләмендә дә бик көчле, данлыклы нәсел булып танылып, беренче урынга лаек булдылар.
– Бу зур җиңү! Фестивальгә әзерләнергә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәт. Анда 50дән артык ризык кына әзерләп алып бардык. Аларны 11-12 гасырларда ук болгарлар кулланган савытларда тәкъдим иттек. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның «Чыгышыгыз искиткеч булды», дип бәя бирүе үзе үк күпне сөйли, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Гөлсем апа.
«Без тарихта эзлебез» дип аталган шәҗәрәләр фестиваленең республика җиңүчеләре булып танылган Миңнебаевлар гаиләсе үз шәҗәрәләре белән таныштырып: «Бүгенге фестивальдә катнашкан шәҗәрәбездә 22 буын. Бу нәселне без 20 ел буе эзләдек, чөнки алар бер авылдан бер авылга күченеп йөргәннәр. Бүген без Кариле һәм Норма авылларында гына 23 гаилә булып яшибез. Ә республикабызда бу нәселдән 172 гаилә чыккан. Шәҗәрәне төзегәндә китаплардан, архив материалларыннан файдаландык. Шушындый зур, матур бәйрәмне оештырган кешеләргә, шулай ук архивларда эшләүчеләргә бик зур рәхмәт», дип тырышып куйган хезмәтләре хакында бәян итте Гөлсем апа. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырган чакта: «Һәр милләтнең яшь буыны үзенең тарихын, нәселен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Илдә гаилә төшенчәсенең мәгьнәсе югалып барганда, мондый чаралар аны ныгыта һәм киләчәккә нигез сала,» диде. Райондашларыбызны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә кыйммәтләрен саклап, тигезлектә, муллыкта яшәүләрен телибез.
Фото: https://president.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев