Балтач районының Шода авылына башка йомыш белән барган идек. Юлдашым - район социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Гүзәл Кәлимуллина: "Килгән килеш безнең карамакта булган Нурҗиһан апаның да хәлен белеп чыгыйк әле, бик тә гыйбрәтле язмышлы әбиебез ул безнең. Үзе бик булган, тырыш, ялгышып та беркемнән, бернәрсәдән зарланмас", - дип кызыктырды.
Май чүлмәге тышыннан беленә дигәндәй, кечкенә генә, әмма бар яклап төзек, заманча өйләрдән берни белән аерылмый торган каралтыны һич кенә дә гомер буе ялгыз хатын-кыз яшәгән ихата дип әйтмәссең. "Ел саен нәрсә дә булса яңарта, үзгәртә, эшләттерә, бер дә тик тора белми. Кайчан килсәң дә, камыр ашы пешергән чагы булыр", - ди Гүзәл.
- Табиблар шикәр авыруы тапкач, камыр пешерүләрне сирәгәйткән идем әле, күптән пешергән юк дип, менә он белән кунамны алган идем генә, хәзер чәй куям, - дип каршы алды безне Нурҗиһан апа. Тик, сөенеч белән балкыган күзләре, без хәл белешеп, бер сорау бирү белән үк мөлдерәмә яшькә тулды. 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлми икән шул...
"Мин исән, күммәгез!"
- 1959 елның июне иде ул. Авылдашыбыз Фатыйма апа: "Без бакча тырмалаган көнне - 13ендә булды ул хәл", - дип сөйли иде. Мин беренче сыйныфны тәмамлаган ел. Авылга ул көнне фотограф килде. Әни белән карточкага төшеп кайттык. Озак та үтмәде, бик нык күкрәп-яшенләп яңгыр ява башлады. Әби аңа кадәр үк кемнәргәдер кереп киткән, өйдә әни белән икәү генә. Ул кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни: "Кызым, әйдә, бигрәк каты яшенли, күршеләргә керик әле", - дип чыкса, мин инде идәндә янып ята торган булганмын. Әни, куркудан, өстемә кер юган суны сипкән. Өйгә шар төсле яшен кергән булган, әле ул әни артыннан да йөргән, әни кая бара, кая борыла, ул шунда икән. Мичкә бәрелгән урынында хәтта кирпечләр дә эчкә убылып калган иде. Каушаудан, әни ишекне ачып аткан - түшәмнән кергән яшен шул ишектән чыгып киткән... Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмәләр дип уйлап: "Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!" - дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмаган, авыздан ап-ак күбек кенә килгән... Мине зиратка түгел, бакчага алып чыгып, җиргә күмгәннәр икән. Аннан Чепья больницасына илткәннәр. Озын толымнарым белән уң колагым шул чакта мендәргә ябышып, өзелеп кала. Бөтен тән тиресе, ите эреп, үлекләп акты ул чакта. Ышанасыңмы, соңгы кутырым быел, әле күптән түгел генә төште. Чепьяда мин тоташ бер ел яттым. Бәхетемә, анда олы яшьтәге бик оста һәм бик яхшы Николай Константинович Родовский дигән хирург бар иде. Мине аякка бастыру өчен бик нык тырышты ул. Пешү генә түгел бит әле, муен тиресе эреп, башым уң як җилкәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде. Түзгән өчен, еламаган өчен, дия-дия, акчаларга кадәр бирә, кулларына күтәреп, больница ишегалдындагы өйләренә алып чыгып, тәмле әйберләр белән сыйлый иде Николай Константинович. Ул башны муеннан кубарырга да тырышып карады, бераз өлешен кисеп, әнидән тире алып, ябыштырды да... Тик дәвам итәргә курыкты, минем генә көчем җитми, диде. Мин әле шул килеш унынчы класска кадәр укыдым. Авылда да, мәктәптә дә мине бер генә кеше дә кимсетмәде, кыерсытмады, укытучылар да шулкадәр игътибарлы булды. Дәресем әзерләп килмәсәм дә, әрләмәделәр, начар билге куймадылар, икенче дәрескә яхшылап әзерләнеп кил, яме, диләр иде...
Инде тугач ук диярлек әтисен югалткан (Нурҗиһан апа аны хәтерләми дә), курчактай матур булып, күпләрне сокландырып үсеп килгәндә (күпләр яшен сугуны да күз генә тиде дип фаразлый), тәне генә түгел, бәгыре дә утларда көйгән кыз юлына Язмыш-Галиҗәнап, әнә шулай, бик тә мәрхәмәтле кешеләрне берәм-берәм чыгара, аны әнә шулай тормышка кайтара.
"Тиремне дә алыгыз..."
- Унынчыны тәмамлаган елны Чепьяда Николай Константинович очрап: "Казанда синең кебекләрне терелтә торган больница бар, менә адресы", - дип, бер кәгазь бирде. Бүгенгедәй хәтерлим: "Улица М.Горького, дом 3" диелгән иде анда, - дип дәвам итә Нурҗиһан апа. - Казанга мине кем алып барсын инде дип борчылган идем, Шода сигезьеллык мәктәбе директоры, укытучым Илдар абый Фазлыев 1970 елда мине Казанга алып менде, операцияләр ясатты. Туганым түгеллеген, укытучым гына икәнен белеп, ул чакта аңа бөтен кеше шаккатты инде. Мәрхүм Илдар абый һәм аның гаиләсе, барлык туганнары миңа гомерем буе игелек кылдылар, бик күп яхшылык күрдем мин алардан! Аны догамнан калдырмыйм. Чепьяга төшкәч, Николай Константиновичка багышлап та чиркәүгә акча салдым. Ә теге чакта Казанда больницада берсендә ике ай, берсендә өч ай яттым. Башымны муеннан, иякне күкрәктән аердылар. "Ямар" өчен тирене бөтен гәүдәмнән җыйдылар дисәм дә була. Шул чакта мине жәлләп, шунда ятучы бер яшь кыз: "Мин дә аңа тиремне бирәм, минекен дә алыгыз", - дип елаган... Чит кешенеке ярамый дигәннәр. Анда да бик әйбәт табибларга эләктем. Әйбәтләп карадылар, дәваладылар. Ул чакта хәлемне белергә килгән авылдашларның иге-чиге булмады, мине белмәүчеләр дә "яшен суккан кызга" дип, шунда ятучылар аша күчтәнәчләр бирделәр... Башымны туры күтәреп йөри алуым белән генә дә бик күпләргә бурычлы мин.
Шул чакта ук группа тиеш булса да, кызга аны әйтүче табылмый (аны бик соңлап кына ала), ә ул үзе булган кадәресен дә могҗизага тиңләп, тормышка чытырдап ябыша. Күп авырлык, югалтулар күргән әнисенә чын терәккә әйләнә. Башта колхозда төрле эшкә йөри, аннан фермада терлекчеләргә ашарга пешерә башлый.
"Аллаһы Тәгалә зурлады"
- Кайда эшләсәм дә, беркем белән сүзгә килмәдем, тырышып эшләдем, шуңадыр инде барысы да бик хөрмәт итте үземне, - ди ул. - Пенсиягә чыкканда ферма кызлары шулкадәр зурлап, бик матур кичәләр ясап озатты. Менә бу коверны да алар бүләк итте... Туганнарым белән дә бик дус яшәдек. Әтиләр башка булса да, абыйлар (инде аларның берсе вафат, берсе - Свердловскида) гел ярдәм итеп, хәлемне белешеп тордылар. Нәнә 1976 елда вафат булды, шуннан бирле ялгызым яшәсәм дә, авылдашлар да бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Свердловскидагы абыйның хатынының бу якта туганнары бик күп, алар да булышырга гына тора. Социаль хезмәткәр Раушания Гарифуллинадан да бик уңдым, үзе эшчән, үзе ипле. Җитәкчеләр дә, авылыбыз эшмәкәрләре дә: "Нинди ярдәм кирәк, әйт", - диләр. Моңа кадәр бер кешедән дә ярдәм сораганым булмады, әлегә ничек тә үзем тырышам. Менә күптән түгел генә 21 меңгә капка-коймалар эшләттем, өйнең идәннәрен җылыттым, аңарчы түбәләрне алыштырып, мунча салдырган идем. Өйгә батареялар керттермәгән идем, башта сизелмәде, хәзер олыгая башлагач, җылы кирәк, ничек тә тырышып, бу якка батарея керттерергә исәп... Беләсеңме, сеңлем, мине Аллаһы Тәгалә зурлады, гомерем буе янәшәмдә яхшы кешеләр булды.
Нет комментариев