Өзелгән хыяллар (ахыры)
“Өченче сыйныфта укыганда, классташыбыз Рамазанова Сәдисә вафат булды. Без пионерлар отряды белән, пионер байракларын тотып, авыл буенча зиратка кадәр озата бардык. Кайгылы минутлар иде бу: күпләребез елый иде.
Әгъләм Исхаковның тормыш юлын барлап, бу юлларны язган мизгелдә аның киләчәге өчен борчылу да, аның яшәү шартларын күреп соклану да, сугыштагы батырлыгы, сугыштан соңгы хезмәттәге фидакарьлеге, 92 яшькә җитеп, исән-имин яшәве, бүгенге көндә Балтачның һәм Балтач урта мәктәбенең исән булган бердәнбер сугыш ветераны булуы өчен горурлану хисләре тудырды.
Әгъләмнең балачагы, ул яшәгән чор нинди булган? Ул күпбалалы Нигъмәтҗан Исхаков гаиләсендә бердәнбер ир бала булып, 1926 елда дөньяга килә. Тугыз балалы гаиләдә калган барысы да кызлар була.
Иң олы апалары Хәдичә – 1908 елгы, аннан соң Фатыйма – 1911 елгы. Мәрьям – 1914, Мәликә – 1916, Зәйнәп – 1917, Гасыймә – 1920, Әгъләм –1926, Нәфисә – 1928, Гөлсем – 1930 нчы елгы. Туганнар бишесе читкә китеп яшәгәннәр, калганнары – Балтачта. Әгъләмнең үзе белән сөйләшеп, сораулар биреп, аларга җавап алып булмады. Медицина диагнозы шундый: хәтер югалу... Чордашларының хәтирәләре буенча, эзләнүләр, сораштырулар аша кайбер вакыйгаларны ачыклап булды.
1934нче елда 1926нчы елгы балалар Балтач мәктәбенең 1нче сыйныфында укый башлыйлар. Укытучылары Балтач авылы кызы Мәрьям Бәдртдинова (Гәделшина) була. 3нче сыйныфта укыганда, пионерга керәләр. Бу турыда Фәрт Гыйльманов сөйләгән иде: “Укытучыбыз һәм тагын бер апа муеннарыбызга кызыл галстук бәйләде, тәбрикләде. Безнең барыбызга да кинога билет бирделәр. Ул нинди кино булгандыр, тавышсыз кино иде, безнең өчен зур шатлык булды ул!”
Тагын бер вакыйганы искә төшерделәр. Балтачта гомер итүче Гайшә һәм Гәбделфәрт Хәмбаловлар: “Өченче сыйныфта укыганда, классташыбыз Рамазанова Сәдисә вафат булды. Без пионерлар отряды белән, пионер байракларын тотып, авыл буенча зиратка кадәр озата бардык. Кайгылы минутлар иде бу: күпләребез елый иде. Гайшә Әгъләмнең әтисе – Нигъмәтҗанны соңгы юлга озату турында да искә алды әле.
Бу 1943-1944нче елларның 4-5нче сыйныфта укыган сугыш чоры еллары була. 1943нче елда Әгъләм Балтач урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлый һәм сугышка алына.
1943нче ел. Әле сугышның очы-кырые күренми. Тылда, авылда хәерчелек, ачлы-туклы яшәү, авыр хезмәт. «Бөтен нәрсә – фронт өчен» чакыруына буйсындырылган чор. Өстәвенә 1943нче елда иген уңышы районда бик түбән, 1 га. дан 6-7 центнер, хәтта 3-4 центнер алган колхозлар да бар, димәк, ашарга ипи юк... Менә шундый вакытта Әгъләм һәм өч классташы Рәфкать Вәлиев, Динислам Миннемуллин, Гарифҗан Шәймәрданов сугышка алыналар. Дүртесе дә – колхоз членнары. Колхоз идарәсе боларга әллә бүләк итеп, әллә юл истәлеге булсын дип, колхоз пешерткән зур түгәрәк ипине дүрткә бүлеп бирү җаен таба. Бу вакыйгага инде 75 ел узган. Шәймәрданов Гарифҗан сеңлесе Гайшә бу вакыйганы күңел сызлануы, йөрәк әрнүе белән әле дә хәтерендә саклый.
Әгъләмнең сугыш юлы Суслангир лагерыннан башланып, Курск сугышлары, Белорусия урманнары, сазлыклары аша үтә.
Ул “Батырлыгы өчен”, “Германияне азат иткән өчен”, “Жуков” медальләре белән бүләкләнә. Соӊыннан Белорусия президенты Лукашенко исеме белән “Белорусияне азат иткәне өчен” медале бирелә. Җиңүнең – 20, 40, 50, 60, 70 еллыгы юбилей” медальләре һәм “Кызыл Армиянең 20 еллыгы” медале бар.
Ул 1950нче елда демобилизацияләнә. Төрекмәнстанда Марэ шәһәрендә электрик профессиясен ала, «МТС»та эшли. Ставрополь на Волгеда (хәзерге Тольятти шәһәре) кичке мәктәпне тәмамлый һәм 1963нче елда Куйбышев шәһәре – Энерго-төзелеш техникумын тәмамлый, профессиясе буенча – техник-электрик. Тулы эш стажы 50 ел. Фидакарь хезмәтләре өчен аӊа 1971нче елда “Ленинның тууына – 100 ел” юбилей медале бирелә, 1958нче елда «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә. I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры. Әгъләм Исхаков үзе эшләгән заводның Почётлы әгъзасы исемен йөртә. 2018нче елда Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек була.
Әгъләмгә туган җирендә түгел, чит җирләрдә яшәү насыйп булган. Әмма туган җиренә, туган нигезенә, туганнарына карата җылы, туганчылык хисләре аны гомер буе озата барган. 1968нче елда гүр иясе булган Гыйззәтбану апага Әгъләм һәм хатыны Анна һәрдаим ярдәм итеп яшәгәннәр, яңа өй салырга булышканнар. Бу мәсьәләгә бераз киӊрәк тукталыйм әле.
Дөрестән дә, узган гасырның 60-70 нче елларында алар нигезендә таза бүрәнәләрдән мәһабәт йорт төзелде. Бу нигездә соӊыннан аның апасы Мәрьям яши. Ул Балтач урта мәктәбендә техник хезмәт башкарды. Йорт төзелешендә мәктәпнең ир-ат укытучылары да катнашты. Төзелеш эшләре белән мәктәпнең столярлары Хәбибуллин Рәфкать һәм Макаров Иван җитәкчелек итте. Бу мәктәп директоры – Фәрзи Гыймадиевның зур ярдәме иде. Авылда халык арасында йөргән имеш-мимеш сүзләрне: “Исхак Мәрьяме өй сала, бәясе 22 мең сум икән, кайдан акча юнәлткән?...” – дигән елларны хәтерлим әле мин. Менә хәзер ачыкланды имеш-мимешләрнең сере: Әгъләм һәм Аннаның эчкерсез булышлыгы булган икән ул. Әнисе Гыйззәтбану һәм шушы өйдә яшәгән Мәрьям апа шушы нигездән озатылдылар. (Гыйззәтбану 1968 нче елда вафат, Мәрьям апа 2000 елда вафат.) Урыннары җәннәттә булсын. Аларның хәер-фатыйхасы Әгъләмгә яшәү көче өстәсен.
Әйе! Сугышка уралган язмышлар. Озын да, гыйбрәтле дә, авыр да тормыш юлы. Әгъләм аганың эчке күңел дөньясына кереп булмады. Бәлки, ул шулай уңайрактыр да әле. Бәлки тагын да авыррак уйлар, кичерешләргә дучар итәр иде... Ни дисәң дә, берничек тә качып булмый торган картлык чоры бит...
...Картлык дигән авыр чорны
Каядыр япсаң иде!
Тамырына юк итәрлек,
Көч табып, чапсаң иде.
Мондый көч-кодрәт Аллаһ бәндәләренә бирелмәгән. Ул көч табигать законнарына буйсындырылган тәкъдир. Безнең героебыз зур сабырлыклар белән кеше гомеренең шушы чорын кичерә шикелле. Зур түземлекләр телибез аңа!
Язманың башы: Өзелгән хыяллар
Мәгъсүм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Балтач бистәсе.
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев