Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз Айрат белән Дәниф Чиләбедә хезмәт итәчәк (фото)

13 ноябрь көнне Балтачыбыз үзенең 8 лачынын хәрби хезмәткә озатты, ләкин егетләргә Рәсәйнең хәрби частьләренә соңарак китәргә туры килде. Кариле авылы егете Айрат Ибраһимовны әле менә 18 ноябрь көнне генә туганнары Чиләбегә озатты. Биредә алар ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Айрат китүчеләр арасында үзе генә түгел, Балтачтан Дәниф Гарипов та бар....

13 ноябрь көнне Балтачыбыз үзенең 8 лачынын хәрби хезмәткә озатты, ләкин егетләргә Рәсәйнең хәрби частьләренә соңарак китәргә туры килде. Кариле авылы егете Айрат Ибраһимовны әле менә 18 ноябрь көнне генә туганнары Чиләбегә озатты. Биредә алар ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Айрат китүчеләр арасында үзе генә түгел, Балтачтан Дәниф Гарипов та бар. Айратның әтисе Айдар Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә эшли, әнисе Кариледәге күп бала үстергән данлыклы Галиевларның олы балалары. Гаиләдә тагын бер Ир бала - Ил улы үсә. Айрат белән Дәнифкә армия хезмәтен уңышлы үтеп, улларым дип өзелеп торган яраткан гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Казан вокзалы каршында кул болгап, күз яшьләре белән озатып калганнарның һәм дә поезд тәрәзәләренә сарылган, яшьле күзләрен яшерергә тырышкан солдат егетләрнең изге теләкләренә без дә кушылабыз: "Еллар имин, илләр тыныч булсын да, авырлыклар күрми, тизрәк өйгә кайтырга язсын!" Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250