Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РӘХМӘТ ХАТЫ

2 июнь көнне гаиләбезгә көтмәгәндә кайгы килде. Тормыш иптәшем Илфат Закиров иртән тыныч күңел белән көтүгә чыккан җиреннән кинәт кенә авырып китте. Яшь булуына карамастан, аңа бер-бер артлы катлаулы операцияләр кичерергә туры килде.

Авыр хәлдә югалып калган гаиләбезгә иң беренче булып авылыбыз фельдшеры Нәҗибә апа ярдәм күрсәтте. «Сосна» җәмгыяте җитәкчесе Фирдәвес Габдулла улы Ситдыйков үзвакытында тиешле карар кабул итеп, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинга чыгуы, тормыш иптәшемнең гомерен саклап калырга ярдәм итте. Шулай ук вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтеп, дөрес диагноз (инсульт) куйган Лилия Рифатовнага һәм Владислав Васильевичка, матди һәм рухи ярдәм күрсәтүче Илнар Шамилов, Фәнил Габдрахманов, Фәрит Галипов гаиләләренә, барлык туганнарга, кода-кодагыйларга, мәчеткә йөрүче абый-апаларга, авылдашларга, күршеләргә, сыйныфташларына, бергә эшләгән хезмәттәшләренә, якыннан таныш булмасак та матди ярдәм күрсәткән барлык райондашларга үзебезнең гаилә исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Аларның һәркайсына да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез, бала хәсрәтләре күрергә язмасын. Безгә күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә мең дә бер игелек булып кайтсын.

Әнисе, балалары, туганнары исеменнән тормыш иптәше Лилия ЗАКИРОВА

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты