Рәшит Сафин – асылташыбыз иде (дәвамы)
… Ишле балалы гаиләдә үсә ул: өч малай, дүрт кыз арасында дүртенчесе. Рәшит кечкенәдән үк тырыш, сәләтле, белемгә омтылучан була.
Балтач урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт медицина институтында укыганда да үзен тырыш, уңган студент буларак таныта. Бер концерт-бәйрәм дә, спорт ярышлары да аннан башка узмый. Шәһәр вузлары арасында узган милли көрәш бәйгеләрендә катнашып, югары күрсәткечләргә ирешә.
Диплом алгач, Рәшит туган ягыбызга кайта, Чепъяда урнашкан участок хастаханәсендә баш табиб һәм хирург булып эшли башлый. Ул эшкә килгәндә эш шартлары гаять авыр: патша заманында төзелгән иске хастаханәнең биналары утын һәм күмер белән җылытыла, авыруларны дәвалау өчен шартлар булмый диярлек. Рәшит җиң сызганып эшкә керешә. Үз тирәсенә тәҗрибәле яшь белгечләрне туплый, яңа бүлекләр ача. Авырулар өчен үз-үзен, сәламәтлеген аямыйча, алны-ялны белмичә хезмәт итүе белән җирле халыкның күңелен яулый. Даны тирә-якка тарала хастаханәнең: бирегә күрше Мари иле һәм Киров өлкәләреннән дә килә башлыйлар.
Язманың башы: Рәшит Сафин - асылташыбыз иде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев